news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда җәмәгать судьялары өчен яңа бина ачты

Бу гади вакыйга түгел, гадел хөкем өстенлек итү хакимиятнең гражданнарга мөнәсәбәтен күрсәтә

  (Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Чаллыда җәмәгать судьялары өчен яңа бина ачу тантанасы булды. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Васил Шәйхраҗиев һ.б. катнашты.
Татарстан Президенты Чаллы шәһәр суды рәисе Ренат Гайфетдиновка яңа бинаның символик ачкычын тапшырды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа бина эчен карады.
Татарстан Президенты судьяларны яңа бинага күчүләре белән котлады һәм бу гади вакыйга түгел, гадел хөкем өстенлек итү хакимиятнең гражданнарга мөнәсәбәтен күрсәтә, дип ассызыклады.
“Җәмәгать судьяларын эш урыны белән тәэмин итү уңаеннан мөрәҗәгатьләр күп булды, диде Рөстәм Миңнеханов. – Җәмәгать судьялары – ул халыкка якын кешеләр, алар административ һәм җинаять эшләрен дә карый. Шуңа күрә шәһәр хакимияте куелган бурычны үтәгән, яхшы бина әзерләгән. Моннан тыш, үз эшен яхшы башкара торган подрядчы да таба алганнар”.
Яңа бинада киң бүлмәләр һәм заманча техникадан тыш, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен суд участогы да каралган.
Рөстәм Миңнеханов Чаллының кайбер судьяларына дәүләт бүләкләре дә тапшырды. Шулай итеп, җәмәгать судьясы Вера Мараткановага “Татарстан Республикасы Атказанган судьясы” исеме бирелде, аның 5 хезмәттәшенә Мактау грамоталары тапшырылды.
Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында ит эшкәртү белән шөгльләнүче “Камский Бекон” ҖЧҖ югары технологияле цехында булды. Татарстан Президенты предприятиенең технологик линияләре һәм территорияләрен карады, производство үзенчәлекләре белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot