news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда капиталь ремонт уздырылган юлны ачты

2018 елда Чаллыда юл ремонтына барлыгы 2,26 млрд сум акча сарыф ителгән.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда капиталь ремонт уздырылган юлны ачты
president.tatarstan.ru

(Чаллы, 12 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда капиталь ремонттан соң "Хлебный проезды" юлын ачу тантанасында катнашты.

Юл Моношәһәрләр үстерү фонды акчасына ремонтланган. Ул республиканың «Челны Холод», «Челны Икмәк» һәм «Булгарпиво» кебек өч алдынгы предприятиенең егәрлекләрен арттыру мөмкинлеге бирә. Шулай ук яңа эш урыннары булдырылачак.

Республика башлыгы Җиңүгә 40 ел проспектын реконструкцияләү нәтиҗәләре белән танышты. Биредә тротуарларны, җәяүлеләр кичүен, яктырту системасын ремонтлау буенча комплекслы эшләр алып барыла. Халыклар дуслыгы проспектыннан Яшьлек проспектына кадәрге магистраль юл - автомобиль юлына үзгәртелгән, анда җәмәгать транспорты йөриячәк.

2018 елда Чаллыда юл ремонтына барлыгы 2,26 млрд сум сарыф ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot