Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Газпром» һәм Россия тимер юллары җитәкчелеге белән очрашачак
Татарстан мотор ягулыгы рәвешендә табигый газны куллану буенча Россиянең алдынгы биш төбәге арасына керде.
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга сәфәр кылырга ниятли. Автокалада «Ренова-Холдинг Рус» вәкилләре катнашында предприятиеләрне цифрлаштыру буенча семинар, шулай ук газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә багышланган утырыш узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты «Җитештерүне цифрлаштыру: гамәли карарлар» дигән семинарда катнашачак һәм сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
ИТ-парктагы семинардан соң ТР Президенты КАМАЗ предприятиесендә булачак. Биредә «Газпром» ГАҖнең идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов җитәкчелегендә Халыкара эшлекле конгрессның «Нефть-газ комплексының заманча технологияләре һәм перспективалы проектлары» эшче комитеты утырышы узар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз