news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Гадел хөкем йортын ачты

Яңа объект дүрт катлы бинадан гыйбарәт, биредә 100 хезмәткәр эшләячәк һәм көн саен 550 кешене кабул итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Гадел хөкем йортын ачты
president.tatarstan.ru

(Чаллы, 10 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Гадел хөкем йортын ачты.

Объектны ачу тантанасында Татарстан Президентыннан тыш, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Чаллы суды рәисе Ринат Гайфетдинов, «Евростиль» ҖЧҖ төзелеш компаниясе генераль директоры Илнар Гайсин һ.б. катнашты.

Чаллыда Гадел хөкем йорты суд системасына реформа ясау федераль программасы буенча төзелгән. Төзелешнең смета бәясе - 290 миллион сум.

Яңа объект гомуми мәйданы биш мең квадрат метр тәшкил иткән дүрт катлы бинадан гыйбарәт, биредә 100 хезмәткәр эшләячәк һәм көн саен 550 кешене кабул итәчәк. Бина янында ике автостоянка бар.

Гражданнар эшләре буенча суд бирегә күченеп, эшли башлаган инде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot