news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр советының йомгаклау сессиясендә катнаша

2021 елга нәтиҗәләр ясау һәм агымдагы елда шәһәрне үстерүгә бәйле планнар очрашуның төп темасы булачак.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне Чаллы шәһәр советы утырышында катнаша. 2021 елга нәтиҗәләр ясау һәм агымдагы елда шәһәрне үстерүгә бәйле планнар очрашуның төп темасы булачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр советы утырышында катнашырга ниятли. Бу республиканың зур сәнәгый потенциалы Чаллыда туплануы белән бәйле. Утырышта узган елдагы социаль-икътисади үсешкә нәтиҗә ясалачак, шулай ук быелга билгеләнгән бурычлар хакында фикер алышу күздә тотыла», - диде Лилия Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, утырыштан тыш, йомгаклау сессиясе кысаларында шәһәрнең сәнәгый потенциалына багышланган предприятиеләр күргәзмәсе дә оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot