news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллы полициясендәге юлбарысны Казан зоопаркына урнаштырырга кушты

Республикада хайваннарны яклаучылар Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, юлбарысны Запашныйлар династиясе циркына бирмәүне сорады.

Рөстәм Миңнеханов Чаллы полициясендәге юлбарысны Казан зоопаркына урнаштырырга кушты
соцсети

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда табылган Луна кушаматлы ике айлык юлбарысны Казан зооботаника бакчасына урнаштырырга кушты. Әлегә җәнлек полиция бүлегендә иде. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Бу юлбарысны Чаллыда наркотик сатучылар төркемен тоткарлаган вакытта дәлил сыйфатында алганнар. Җәнлекне полиция бүлегендә  асрап торганнар. Соңрак юлбарыс язмышы белән Мстислав Запашный циркы кызыксыну белдерде. Бу хәл Татарстан зоосакчыларында канәгатьсезлек тудырды.

Интернетта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә петиция чыккан иде. Анда зоояклаучылар цирк хайваннарының авыр язмышы турында искәртте һәм республика җитәкчесеннән юлбарысны Татарстанда калдырырга ярдәм итүне сорадылар.

«Рөстәм Нургалиевич петицияне күрде. Әлбәттә, бу вакыйга аны битараф калдыра алмады. Ул тиешле күрсәтмәләр бирде. Юлбарысны зоопаркка урнаштыру өчен Казанга алып киләләр инде, анда аны опекага алачаклар», – диде Галимова.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot