news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чабаксарда федераль Сабан туенда катнаша

Татарстан Президенты чуваш күргәзмәсен карады, төрле өлкә татарларын сәламләп үтте.

(Чабаксар, 7 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Чабаксарда федераль Сабан туе башланды. Рәсми ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Татарстан Президентын Сабан туе капкасы төбендә гадәттәгечә ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алдылар. Шушында ук аны "елмаеп торулары" дигән сүзләре булган җыр белән Милли-мәдәни мохтарият рәисе Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендәге "Дуслык" ансамбле сәламләде.

Җәяүлеләр урамы Ефремов бульвары буенча төрле өлкәләрдән татар диаспоралары тезелеп баскан иде. Рөстәм Миңнеханов делегатларның һәркайсы яныннан ашыкмый гына узды. Чуваш балалар иҗади төркемнәре җыр-биюләр әзерләгән. Кыюраклары Татарстан Президенты белән фотога да төшәргә өлгерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов чуваш сәнәгатькәрләре эшләнмәләре күргәзмәсен карап чыкты. Чуваш остасы Людмила Балтаева чуваш милли киемнәре, баш киемнәре турында сөйләде.

Татарстан Президенты чуваш язулары тарихы сурәтләнгән таш янына да килде.

Сабан туеның тантаналы ачылышы чуваш милли үзенчәлекләен чагылдырган чыгышлар белән ачылды. Икмәк турында башта русча, чувашча, аннары татарча мәдхия шигыре яңгырады. 

  • Сабан туена 41 төбәктән 500 дән артык делегат килгән.
  • Чувашстанда 41 мең татар исәпләнә, шуның 7 меңе республика башкаласы Чабаксарда яши.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100