news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов чаңгычыларны эстафетада уңышлы чыгышлары белән котлады

"Олимпиадада Татарстан данын яклаучы Анна Нечаевскаяның да бу уңышка өлеш кертүен билгеләү аеручы куанычлы", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов чаңгычыларны эстафетада уңышлы чыгышлары белән котлады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Чаңгы федерациясе президенты Е.В.Вяльбега, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Ә.А. Сәфәровка, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты И.Ш.Фәрдиевка, тренер А.Н.Зоринага һәм Россия халыкара спорт мастеры А.А.Нечаевскаяга котлау телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты чаңгычыларны Олимпиадада хатын-кызлар эстафетасында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады.

“Сезне чын күңелдән чаңгычыларыбызның Олимпиада эстафетасында уңышлы чыгышы белән котлыйм. Безнең илебез өчен бик үк яхшы булмаган шартларда, катлаулы көрәштә яулап алынган бронза медаль күп кенә алтын медальләрдән дә кыйммәтрәк, - диелгән телеграммада. - Спортчылар зур осталык, бик яхшы әзерлек, шулай ук җиңүгә омтылыш һәм рухи көч, бердәмлек күрсәтте. Шулардан башка Швеция, Норвегия спортчыларына каршы көрәшеп булмас иде. Олимпиадада Татарстан данын яклаучы Анна Нечаевскаяның да бу уңышка өлеш кертүен билгеләү аеруча куанычлы. Олимпиадада катнашучы спортчыларыбыз белән горурланабыз, алар өчен җан атабыз, чын күңедән Россия данын яклап уңышларга ирешүләрен телибез”. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100