Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Чүп яндыру заводы төзелешен халыкара экспертизалар күзәтәчәк
"Хәзерге вакытта иң күп зыян автомобиль транспортыннан килә", - диде Татарстан Республикасы Президенты.
(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Чүп яндыру заводы заманча технологик казанышларны кулланып, халыкара экспертизалар күзәтүе ярдәмендә төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйтте.
"Чүп утильләштерү заводларын төзү - бөтендөнья практикасы. Без чит илдә булганда аны үз күзләребез белән күрдек. Минем Токионың 21 чүп утильләштерү заводының берсендә булганым бар. Аларның бернинди дә шәһәрчеләргә тискәре йогынтысы юк. Хәзерге вакытта иң күп зыян автомобиль транспортыннан килә", - диде ул.
"Бу заводны без иң заманча технологик казанышларны кулланып, халыкара экспертизаларның күзәтүе ярдәмендә төзиячәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз