news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов өч министрлыкның коллегия утырышында катнашачак

Татарстан Президентына 2020 елның августында Казанда узачак БДБ илләре уеннарына әзерлек турында сөйләячәкләр.

Рөстәм Миңнеханов өч министрлыкның коллегия утырышында катнашачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың өч министрлыгы коллегияләре утырышларында катнашачак. Шулай ук Казанда БДБ илләренең беренче уеннарын үткәрүгә әзерлек буенча фикер алышачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясендә узачак Экология министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында булачак. Утырыш узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга бурычларга багышланачак. Анда РФ Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко катнашачак.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Россия спорт министры Павел Колобков белән бергә Универсиада авылында узачак Татарстан спорт министрлыгы коллегиясендә катнашачак. Биредә спортчыларны әзерләү һәм республикада спорт инфраструктурасын үстерү турында докладлар булачак. Коллегия утырышыннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков 2020 елның августында Казанда узачак БДБ илләренең беренче уеннарын әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot