news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов бюджет үтәлеше хакында хисап тыңлаячак

2019 елда Казан дәүләт университеты түләүле хезмәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә 5 миллиард сумнан артык керем алырга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов бюджет үтәлеше хакында хисап тыңлаячак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында киңәшмә үткәрәчәк, анда 2019 елның тугыз аенда республика бюджетының үтәлеше хакында сүз барачак. Моннан тыш, ТР Президенты Казан федераль университеты күзәтүчеләр советы утырышын уздырырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның тугыз аенда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенә һәм 2019 елның ахырына кадәрге бурычларга багышланган финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсен үткәрергә ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин һәм Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чыгыш ясар дип көтелә.

Көннең икенче яртысында ТР Президенты Казан федераль университетының күзәтүчеләр советы утырышын үткәрәчәк. Анда югары уку йортының узган биш елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңлаячаклар, шулай ук киләчәккә бурычлар билгеләячәкләр.

КФУның күзәтүчеләр советы материалларыннан күренгәнчә, 2019 елда университет, дәүләт биреме үтәлешенә каралган 3,1 миллиард сум субсидияне дә кертеп, 10,6 миллиард сум күләмендә гомуми керем алырга ниятли. Түләүле хезмәтләр күрсәтүдән һәм башка эшчәнлектән кергән табышның күләме - 5,1 миллиард, РФ Хөкүмәте һәм Россия Мәгариф министрлыгы грантларының күләме 71,7 миллион сум тәшкил итәр дип көтелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100