news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте
Михаил Захаров

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, Егор Никитин). Бюджет чыгымнары системасы нәтиҗәле булырга тиеш. Шул вакытта республика казнасы төрле йөкләмәләргә әзер була ала. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының 2018 елның I яртыеллыгы катнаш бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча киңәшмәдә әйтте.

Ул министрлык һәм ведомстволарның, шулай ук район башкарма комитетларының чыгымнар буенча эшләрен нәтиҗәле оештыру һәм акчаны ел ахырында ашыгыч рәвештә генә куллануга юл куймау турында җиткерде.

Ул хәзер бюджетны формалаштыру буенча зур эш баруын әйтте. Бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде. Шул ук вакытта ул Татарстан финанс, казначейлык һәм салым органнары системасының әлеге бурычны башкаруда һөнәри осталыгы җитәрлек, диде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, республиканың әйбәт тормышы сездән тора һәм безгә килешеп эшләргә кирәк, диде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot