Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Быел гектарыннан 10-15 центнерга күбрәк уңыш алу көтелә
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, җәйге урып-җыю кампаниясе быел соңга калып башланган.
(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Нурлат муниципаль районы кырларын карады. Республика башлыгы механизаторлар белән очрашу вакытында билгеләп үткәнчә, узган елга караганда, гектарыннан 10-15 центнерга артыграк уңыш алу көтелә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Сөләйманов А.И." крестьян-фермер хуҗалыгының уҗым бодае кырында Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлар, Нурлат муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, урып-җыю кампаниясе быел соңга калып башланган. "Без кырларда тулы көчкә нибары өч көн генә эшлибез. Якынча 300 мең тонна суктырылган – бу бик аз, әмма яхшы уңышка өмет бар. Узган елга караганда, гектарыннан 10–15 центнерга артыграк уңыш алу көтелә. Хәзер иң мөһиме боларның барысын да җыеп алырга", – дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда бөртеклеләрнең урып-җыю чорында комбайнчыларны стимуллаштыру буенча чаралар эшли.
"Безнең комбайнчыларнең хезмәтен стимуллаштыру һәм эшне уңышлы оештыру өчен 100 мең сумлык 200 грант игълан иттек. Аларны алдынгылар, аеруча актив эшләгән кешеләр алачак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – эш барышына ярыш рухы өстәячәк. Моннан тыш, районнарда да комбайнчылар хезмәтен бәяләү чаралары бар, болар барысы да бөртеклеләрне урып-җыю процессына стимул бирәчәк".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз