news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов булган авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү турында уйларга кушты

Татарстан Президенты ремонт мәсьәләсен стимуллаштыру кирәклеген әйтте.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Безгә авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышын көйләп тору буенча берәр система уйларга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан-Экспо» үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында шундый бурыч куйды.

«Техника буенча тәкъдимнәр күп. Ләкин, заманча техника сатып алу белән беррәттән, булганын төзекләндерү турында уйларга кирәк. Техника паркы зур. Яңа техника алуга акча булу бер мәсьәлә, ләкин без ремонт мәсьәләсен стимуллаштырырга тиеш», — ди Президент. Аның сүзләренчә, яңа техника булган очракта да, комплектлаучы детальләре, запчастьлар кайда эшләнгәне билгесез, я белгечләре булмый.

Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләрендә Камаз автомобилен төзекләндерү тәҗрибәсе булганын билгеләп узды. «Машина-трактор паркын торгызырга булышабыз, заманча техниканы махсуслаштырылган предприятиеләрдә генә сыйфатлы ремонтлап була», — дип искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100