news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Буа районы көчле потенциалга ия. Ничек сез кайдадыр артта була аласыз?”

ТР Президенты Буа муниципаль районы Советы утырышында катнашты

  (Буа, 13 февраль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Тулаем территориаль продуктның гомуми күләмендә Буа муниципаль районының кече бизнес өлеше шактый артырга тиеш.

Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеге алдына куйган төп бурычларның берсе шул. Бүген ул Буа муниципаль районы Советының муниципалитетның 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2015 елга бурычлар билгеләү темасына багышланган утырышында катнашты. Утырышта шулай ук ТР вице-премьеры –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Чара башланганчы, утырышта катнашучылар районның эре сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

Утырышта район башлыгы Азат Айзетуллов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, узган ел районның социаль-икътисадый үсеш буенча төп күрсәткечләренең күбесе уңай динамикага иреште. Аерым алганда, районның тулаем территориаль продукт күләме 2013 елгы күрсәткечләр дәрәҗәсенең 105 проценттан артыгы булган, бу республиканың уртача күрсәткечләреннән югары дигән сүз.

А.Айзетуллов ассызыклаганча, район икътисадының иң мөһим тармагы – агросәнәгать комплексы, ул “Ак Барс” холднг компаниясенең 5 эре агрофирмасы, 9 мөстәкыйль авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 68 ферма хуҗалыгыннан формалашкан. Район башлыгы, узган ел мөгезле эре терлекнең баш санын 4 процентка арттыруга ирештек, дип белдерде. Узган ел нәтиҗәләре буенча районда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3 млрд 529 млн сум тәшкил иткән, бу 2013 ел нәтиҗәләренә караганда, 17 процентка күбрәк. Агросәнәгать секторында уртача хезмәт хакы 16 процентка арткан һәм 15,2 мең сум тәшкил итә.

ТР икътисад министры Артем Здунов утырышта Татарстанның 2030 елга кадәрге Социаль-икътисади үсеш стратегиясен тәкъдим итте. Бу стратегия кысаларында Буа районының төп бурычы турында сөйләгәндә, муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм шулай ук күрше төбәкләрдән дә резидентларны җәлеп итү төп өстенлекләрне берсе, дип билгеләп үтте ул. Быел районда бер хуҗалык базасында беренче индустриаль мәйданчык булдыру планлаштырыла. Татарстанда быел андый мәйданчыклар саны 40 тан артык булырга тиеш.

Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районында индустриаль мәйданчыкларга ихтыяҗ зур булачагына ышаныч белдерде. “Биредә кешеләр бизнес белән шөгыльләнә белә. Шуңа күрә кече бизнеска актив ярдәм күрсәтү кирәк. Сездә зур сәнәгать предприятиеләре юк, ә кече һәм урта бизнес барлыгы 23,7 процент кына тәшкил итә. Бу күрсәткеч 50-60 проценттан да ким булырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты районның төп проблемалары арасыннан тискәре демографик вазгыятьне билгеләп үтте. Узган ел районда 547 бала туган, ә 695 кеше үлгән. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов районның мәгариф өлкәсендә түбән нәтиҗәләрен тәнкыйтькә тотты. Буа районы республика муниципалитетлары арасында гомуми белем бирү сыйфаты рейтингында 43 нче урынны били. “Буа районы көчле потенциалга ия. Ничек сез кайдадыр артта була аласыз? Сездә бөтен инфраструктура бар, - диде ТР Президенты. - Оят, хурлык”, - дип ризасызлык белдерде Рөстәм Миңнеханов районның мәгариф бүлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп.

“Гомумән, район зур потенциалга ия һәм биредә оештырылган төстә эшли беләләр дип саныйм. Мин билгеләгән кече һәм урта бизнес, белем сыйфаты мәсьәләләрен хәл итә алачагыгызга ышанам”, - диде ТР Президенты.

Утырыш тәмамланганда, Рөстәм Миңнеханов Буа районы хезмәт алдынгыларына бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100