news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Буа районы икътисадында кече һәм урта бизнес өлешен арттырырга кушты

"Продукцияне сату буенча бизнеска ярдәм итәргә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Буа районы икътисадында кече һәм урта бизнес өлешен арттырырга кушты
Владимир Васильев

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районы башлыгы Марат Җәббаровка район икътисады структурасында кече һәм урта бизнесның өлешен арттырырга кушты. Бу хакта Президент район Советының хисап утырышында әйтте.

Районда тулаем территориаль продукт структурасында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 20,4 процент тәшкил итә. “Бизнеска ярдәм күрсәтүгә сездә күп игътибар итәләр, әмма бизнес өлеше аз – 20 процент. Продукцияне сату буенча бизнеска ярдәм итәргә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан бизнес-омбудсмены мәгълүматы буенча, Буа районында сораштырылган эшмәкәрләрнең 42 проценты административ киртәләр, 42 проценты күзәтчелек органнары еш оештырган тикшерүләр турында әйткән. "Эшмәкәр – ул үз акчасын һәм мал-мөлкәтен куркыныч астына куючы һәм эш урыннары булдыручы кеше. Район прокурорын моңа игътибар итәргә сорыйм, бу эш системалашырга тиеш”, - диде Президент.

2018 елда районның тулаем территориаль продукты бәяләү буенча 14 млрд сум, ягъни моннан алдагы елның дәрәҗәсенә өстәмә 110 процент тәшкил иткән. Икътисад үсешенә төп өлешне авыл хуҗалыгы (30,9 процент) һәм сәнәгать (21,7 процент) кебек тармаклар керткән. Районның сәнәгать җитештерүе индексы 2018 елда 2017 елның дәрәҗәсенә өстәмә 114,4 процент тәшкил иткән.

Төяп җибәрелгән продукция күләме 6 млрд 735 млн сум күләменә җиткән, бу күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15,82 процентка (5,815 млрд сум) күбрәк.

“Сәнәгать җитештерүенең 90 проценттан артыгы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә туры килә. Бу өлкәдә “Буа шикәре”, “Русский стандарт Водка” филиалы, “Буа спирт заводы”, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының Буа филиалы оешмалары эшли”, - диде район башлыгы Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100