news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Буа аграрийларын коронавирустан саклану чараларын үтәргә өндәде

Татарстан Президенты районның агрокомплексы эше белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов Буа аграрийларын коронавирустан саклану чараларын үтәргә өндәде
Татарстан Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районында җирле агрокомплекс активы белән очрашты һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буа аграрийлары 40 мең га мәйданга шикәр чөгендере чәчкән. Хәзер барлык чәчү мәйданнарын эшкәртү эшләре бара. Монда шулай ук күпьеллык үләннәрне тукландырганнар.

Җирле фермерларны сыйфатлы орлыклар белән тәэмин иттеләр, районда терлекләрнең азыгы җитәрлек. Сөт Яшел Үзән сөт комбинатына тапшырыла, дип сөйләде Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов «Авангард» ҖЧҖенең терлекчелек сөт-товар комплексының бозаулату бүлекчәсе эше белән танышты. Аңа районда тагын бер сөтчелек комплексы төзү күздә тотыла, дип сөйләделәр.

Татарстан Президенты сүзләренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүе өзлексез процесс таләп итә. «Сез, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, эшегезне калдыра алмыйсыз, шул ук вакытта сезгә кешеләр белән аралашырга, элемтәдә торырга туры килә. Шуңа күрә барлык саклану чараларын да үтәргә кирәк», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100