Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Британия бизнесына Татарстанда салым ташламалары тәкъдим итте
Татарстан Президенты Лондонда III Россия-Британия бизнес-форумында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бөекбритания бизнесменнары Татарстанны сынау мәйданчыгы итеп сайларга мөмкин. Моның өчен республика салым ташламалары тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта III Россия-Британия бизнес-форумында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белдерде.
“Татарстан Британия компаниясенең Россия базарында эш башлау өчен безнең республиканы сайлавы белән кызыксына. Моның өчен әзер инфраструктура мәйданчыклары бар, без барлык шартларны тудырырга һәм салым ташламалары тәкъдим итәргә әзер”, – диде Миңнеханов. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика Британиядән машиналар һәм җиһазлар кайтарта, ә Англиягә нефть һәм нефть продуктлары, пластмасса һәм аннан, каучуктан, резинадан эшләмәләр җибәрә. Банклар, предприятиеләр белән элемтәләр җайга салынган, гуманитар элемтәләр үсеш ала.
Хезмәттәшлекне үстерү өчен энергетика, нефть химиясе, автомобиль, машина һәм судно төзелеше, мехнизмнар өчен компонентлар һәм детальләр, IT һәм башка югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, ислам банкингы, транспорт, логистика һәм башка перспективалы юнәлешләр булып тора, дип белдерде республика лидеры.

Татарстан Президенты республиканың махсус икътисади зонасы һәм алда барган социаль-икътисади үсеш территориясе, киңкүләмле проектларны үстерү перспективалары турында сөйләде. Ул Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Александр Яковенконың Британия бизнесы вәкилләренең Татарстанга сәфәрен оештыру тәкъдимен хуплады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз