news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Братиславаны азат итүче совет сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды

Басуда барлыкка килгән зиратта Братиславаны азат иткәндә һәлак булган 6845 совет солдаты җирләнгән.

Рөстәм Миңнеханов Братиславаны азат итүче совет сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды
tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында Бөек Ватан сугышы вакытында Братислава шәһәрен азат иткәндә һәлак булган совет сугышчылары мемориалына чәчәкләр салды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Slavin мемориалы 1957-1960 елларда Братиславада басудагы зират урынында төзелгән һәм 1960 елның 3 апрелендә шәһәрне азат итүнең 15 еллыгы уңаеннан ачылган.

Зиратта Братиславаны азат иткәндә һәлак булган 6845 совет солдаты җирләнгән.

Һәйкәл Сталин архитектурасы стилендә корылган. 1961 елда ул милли мәдәният һәйкәле дип игълан ителгән. 42 метрлы обелискның түбәсенә 12,5 метрлы совет солдаты статуясы урнаштырылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot