news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Болгар һәм Зөяне торгызуны бәяләп бетергесез хезмәт дип бәяли

Минтимер Шәрипович команда туплый, кешеләрне күндерә алды, бу эшкә предприятиеләр, бизнес, халыкны берләштерә, җәлеп итә алды, диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Болгар һәм Зөяне торгызуны бәяләп бетергесез хезмәт дип бәяли
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар һәм Зөядә башкарылган эшләр бәһасез булуын әйтте. Бу хакта ул "Пирамида” сараенда “Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар” проекты тәмамлану уңаеннан уза торган тантаналы чарада билгеләп узды.

“Яңарыш” Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондын булдыру турында указ 2010 елның 17 февралендә имзаланган. 2010 елның язында Болгарда һәм Свияжскида киңкүләм реставрация, төзелеш һәм археологик эшләр башлана. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимр Шәймиев Фондның попечительләр советы рәисе була.
 
"Бүген тугыз еллык эшкә йомгак ясыйбыз. Тугыз ел элек бу эшләр катлаулы һәм ерак кебек тоелган иде. Минтимер Шәрипович команда туплый, кешеләрне күндерә алды, бу эшкә предприятиеләр, бизнес, халыкны берләштерә, җәлеп итә алды. Иң мөһиме - бу проектны РФ Президенты Владимир Путин хуплады", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Минтимер Шәймиев кебек кеше мөрәҗәгать иткәндә, кире кагу, мөгаен, кыен булуын да әйтте. "Башкарылган эш бәһасездер. Четерекле һәм саллы эш бу. Минтимер Шәрипович Президентлыктан киткәндә, ул миңа "шушы ике объект белән шөгыльләнәм" диде. Ул бит ЮНЕСКОның Россиядә беодәнбер илчесе дә", диде ТР Президенты.

Ул татар, рус һәм инглиз телләрендә белем бирү үзәкләре төзелеше ниятләнүен дә искәртте. "Моңа кадәр сез алынган теләсә нинди проект "5"легә эшләнде. Без ярдәм итәрбез. Уңышлар телик. Бу проект уникаль булачак. Без аны пилот проект итәргә телибез. Хәерле сәгатьтә! Аллага тапшырдык", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100