Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Боготада Колумбия тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Патти Лондоньо ханым белән очрашты
Визит барышында Колумбия белән файдалы хезмәттәшлеккә яңа юнәлешләр табырбыз дип өметләнәбез, дип белдерде анда ТР Президенты
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Колумбия белән хезмәттәшлекне киңәйтергә өметләнә.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Боготада Колумбия тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Патти Лондоньо ханым белән очрашуда белдерде. Очрашу Колумбия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми резиденциясендә – Сан-Кралос сараенда узды.
«Ышанам ки, визит барышында Татарстан һәм Колумбия эшлекле даирәләре багланышлар өчен яңа юнәлешләр табырлар, уртак проектлар турында килешерләр. Россия һәм Колумбиянең элемтәләр өчен зур мөмкинлекләре бар, беренче чиратта, икътисадый өлкәдә», - дип ассызыклады ТР Президенты. Ул Татарстан белән Колумбиянең хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләде. Әйтик, “Казан вертолет заводы” ААҖ Колумбиягә күп максатлы "Ми-17-1В" вертолетларын җибәрә, "КАМАЗ" ААҖ йөк машиналарын, шулай ук автобуслар төзелеше өчен шасси сата.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясенең Боготаның транспорт системасы үсеше белән танышу мөмкинлеге булды. «Без әлеге технологияне җентекләп өйрәнергә, үзебездә тормышка ашырырга телибез, мин сездә гамәлгә кертелгән шәһәр транспорты хезмәтенең иң әйбәтләренең берсе булуына ышанам», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәм Колумбиянең инновацион эшләнмәләр өлкәсендә, бигрәк тә ИТ өлкәдә хезмәттәшлеккә перспективалар зур.
Гомумән, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика Колумбия партнерлары белән машина төзелеше, нефть химиясе өлкәсендә, аерым алганда, автомобиль шиналары кебек продукция буенча хезмәттәшлекне үстерәчәк. «Без Колумбия бизнесы вәкилләрен Россиягә чакырабыз, һәм теге яисә бу бизнесны гамәлгә ашыру өчен, бөтен кирәкле ташламалы салым һәм инфраструктура шартларын булдырырга әзер», - дип хәбәр итте ТР Президенты.
Патти Лондоньо ханым, Татарстан делегациясенә мөрәҗәгать итеп хәбәр иткәнчә, инде берничә ел аның хезмәттәшләре башка илләрдә партнерлар эзли, һәм Россиядән ерак булуга карамастан, катгый виза режимы булмау, эшне җиңеләйтә. Колумбиягә Татарстанда яхшы үсеш алган инженер эше һәм фәнни өлкә кызыклы. Шулай ук перспектив юнәлешләр арасында файдалы казылмалар чыгаруда һәм нефть-газ химиясе өлкәсендә технологияләр аталды. ТР Президенты әлеге проектларны «Татнефть» компаниясе белән эшләүне йөкләде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан – Россиянең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Бүген республика вузларында Колумбиядән 20 студент белем ала, һәм республика, алар саны артса, шат булыр иде.
Уртак темаларның тагын берсе, ТР Президенты фикере буенча, - спорт. Ул Татарстан Республикасы каршы алырга әзерләнә торган чемпионатлар турында хәбәр итте – 2015 елгы Спортның су төрләре буенча чемпионат һәм 2018 елгы футбол чемпионаты. Ул Колумбия спортчыларын һәм җанатарларын әлеге ярышларга чакырды. Туризм өлкәсендә дә хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр күп, дип белдерде ТР Президенты. «Гомумән, хезмәттәшлеккә юнәлешләр күп, безгә делегациягә карата сезнең мөнәсәбәтегез һәм кабул итүегез бик ошады, Сезгә һәм очрашуларда катнашкан хезмәттәшләрегезгә рәхмәт белдерәсебез килә. Россия Федерациясе Илчелегенә аерым рәхмәт сүзләре, ул, Татарстан Республикасы делегациясе визиты югары дәрәҗәдә узсын өчен, шактый күп оештыру эшләре башкарган», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм ТР делегациясе вәкилләренә Боготада экскурсия оештырылды. Кунаклар Симон Боливар исемендәге мәйданны, Богота мэриясе бинасын һәм Сан-Карлос сараеның тарихи өлешен карадылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз