Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Богота җәмәгать транспорты эше системасы белән танышты
ТР Президенты, Татарстан делегациясе әгъзалары транспортны үстерү тәҗрибәсе белән җентекләбрәк таныша алырлар, дип ышаныч белдерде
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Колумбия башкаласы Богота җәмәгать транспорты эшен оештыру – Казан белгечләре өчен өйрәнерлек яхшы үрнәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Колумбия башкаласы транспорт системасын тәкъдим иткәндә әйтте. Тәкъдим итү чарасы «Трансмиллениум» (Transmilenio s.a.) компаниясе офисында уздырылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Компания Богота халкына җәмәгать транспорты хезмәтләре күрсәтүдә идарә итү, аны планлаштыру белән шөгыльләнә, нәтиҗәле һәм өзлексез хезмәт күрсәтү өчен җаваплы; җәмәгать транспортының комплекслы системасына (SITP) керә. Аңа 2000 елда нигез салынган.
Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан делегациясе әгъзаларына тәкъдим итү чарасын "Трансмиллениум" компаниясе идарәчесе киңәшчесе Берта Карбонелл уздырды. Ул компания белегечләре эшли торган ике проект турында сөйләде. Болар – "Metrobus" "авыр" метро дип аталган система һәм җиңел эленмәле трамвай-фуникулерлар системасы. Җиңел эленмәле трамвай-фуникулерлар системасы 2016 елда файдаланылышка тапшырылачак, аның озынлыгы – 270 метр; 4 станциясе булачак. "Metrobus" – озак сроклы, кыйммәтле проект, озынлыгы – 27 км; 27 станциясе булачак, көненә 800 мең пассажир йөртәчәк. Проект хакы – 7 млрд. доллар.
Ике проект та хосусый-дәүләти партнерлык нигезендә гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов "Трансмиллениум" компаниясенә Богота транспорт системасы эше белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Сезнең система күпкырлы, диде Татарстан Президенты, бүгенгә безнең Казанда 18 км озынлыкта җир асты транспортыбыз бар, анда 10 станция, елгалар аша эленмәле хәрәкәт оештыру турында да уйланабыз, диде. "Боготада җир өсте транспорты бик кызыклы оештырылган, аның өчен аерым линия бар, түләү системасы бик уңайлы. Безнең өчен бу бик кызыклы, безнең белгечләргә бу тәҗрибәне өйрәнергә кирәк", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Боготада халыкны кызыксындыру алымы турында да сорады. "Трансмиллениум" компаниясе белгечләре аңлатканча, шәһәрдә җәмәгать транспорты, шәхси транспортка караганда, тизрәк йөри икән.
Аннары Рөстәм Миңнеханов, Татарстан делегациясе әгъзалары белән бергә, «Трансмиллениум» магистраленың аерым бүленгән полосасы буйлап автобуста өч тукталыш барып карады.
Татарстан Президенты, Татарстан делегациясе әгъзалары Боготага эш сәфәре барышында транспортны һәм инфраструктураны үстерү тәҗрибәсе белән җентекләбрәк таныша алырлар, дип ышаныч белдерде.
Белешмә өчен: «Трансмиллениум» (Transmilenio s.a.) – хосусый оешма, ул Богота хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлектә.
"TransMilenio" системасына 17335 автобус, фургоннар, микроавтобуслар керә. Җәмәгать транспортыннан Богота халкының 69%ы файдалана.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз