news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашачак

Татарстан Президенты АКШка эш сәфәре вакытында Берләшкән Милләтләр оешмасында Россиянең даими вәкиле Василий Небензя белән күрешәчәк.

Рөстәм Миңнеханов БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Динар Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр оешмасында Россиянең даими вәкиле Василий Небензя, шулай ук БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бу якшәмбедә, 2 февральдә, республика Президенты АКШка кыска вакытлы сәфәргә барырга планлаштыра. Аның Америка бизнес-бергәлеге һәм татар диаспорасы вәкилләре белән очрашулары планлаштырылган.

«Инвестицияләр буенча потенциаль партнерларыбыз белән эшлекле очрашулардан тыш, Республика Президентының аерым программасы БМО штаб-фатирында планлаштырылган. Рөстәм Миңнехановның БМОда Россиянең даими вәкиле Василий Небензя белән беренче очрашуы, аннары Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашуы күздә тотыла», — диде Лилия Галимова.

Узган елның җәендә Россия Тышкы эшләр министрлыгы Казан хосписына нигез салучы Владимир Вавиловны дәвалап булмаслык авыруларга ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе белән БМО Генераль ассамблеясе белән уртаклашырга чакырды.



news_right_1
news_right_2
news_bot