Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов блог алып баручы популяр төбәк җитәкчеләре унбишлегенә керде
Рейтингта беренче өч урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Санкт-Петербург башлыгы Александр Беглов алды.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрь аенда социаль челтәрләрдә блоглар алып баручы төбәк җитәкчеләре арасында массакүләм мәгълүмат чараларында иң күп телгә алынучылар рейтингында унберенче урынны алды. Республика җитәкчесенең телгә алыну индексы бер ай эчендә бер пунктка күтәрелгән. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе аналитиклары әзерләгән тикшеренүдә әйтелә.
«Рөстәм Миңнеханов социаль челтәргә Михаил Шуфутинскийның «Третье сентября» җыры белән коллаж куйган», - дип аңлатыла рейтингка комментарийларда журналистларның Татарстан Президентының шәхси сәхифәсенә карата кызыксынуы.
Рейтингта беренче өч урынны, бер ай элеккеге кебек үк, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Санкт-Петербург башлыгы Александр Беглов алды.
«Медиалогия» рейтингы 52 меңнән артык чыганак, шул исәптән телевидение, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, шулай ук интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары базасына нигезләнеп төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз