news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов бизнеска басымның прокуратура җитешсезлеге дә булуын билгеләп узды

Президент намуслы бизнес нигезсез тикшерүләрдән якланган булырга тиеш, дип белдерде.

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда башкарыла торган эшкә карамастан, илкүләм рейтинг мәгълүматлары буенча, Татарстан бизнеска басым мәсьәләсендә тискәре бәяләмә алды. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратураның йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.

Президент әйтүенчә, хакимият тарафыннан басымга дучар булган компанияләр бар, монополия 12 процентка арткан. "Бу, шул исәптән, прокурорларның да тиешенчә эшләмәве нәтиҗәсе. Әлеге проблеманың берничә тапкыр күтәрелгәне булды", - диде ул.

"Прокуратураның шикле операцияләр һәм бер көнлек фирмаларның санын кыскартуга юнәлдерелгән, бөлгенлеккә төшкән фирмаларның салым миграциясенә һәм финанс пирамидалары эшенә чик кую буенча эшенең мөһимлеген билгеләп үтәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Безнең илдә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы үткәрелә. Без барыбыз да нәтиҗәле контроль системасы булуын телибез. Намуслы бизнес дәүләт тарафыннан нигезсез тикшерүләрдән һәм башка төрле басымнан якланган булырга тиеш. Бу мәсьәләдә прокуратураның катгый позициясе кирәк. Без, республикадагы вазгыятьне үзгәртеп, имин климат булдыру  өчен барлык шартларны тудырырбыз, дип ышанам", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100