news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Бизнес-навигатор” порталын уникаль продукт дип саный

Президент әлеге портал эшмәкәрләргә хаталарны азрак ясарга ярдәм итәчәк, дип белдерде.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Киләчәккә караш” форумы кысаларында “Бизнес-навигатор” порталына багышланган проект стендын „МСП” Корпорациясе” генераль директоры Александр Браверман белән бергә карады.

Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта “Бизнес-навигатор” порталы турында: “Бу уникаль продукт, ул эшмәкәрләргә ориентлашырга һәм хаталарны азрак ясарга ярдәм итәчәк”, дип белдерде.

Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе генераль директоры Александр Браверман үз чыгышында “Бизнес-навигатор” проекты өчен аны булдырган командага рәхмәтен җиткерде.

„МСП” Корпорациясе” генераль директоры урынбасары Максим Любомудров сүзләренчә, проект Татарстанның дүрт шәһәрендә: Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада уңышлы эшләп килә.

“МСП бизнес навигаторы” интернет-порталы яңа эшли башлаучы һәм инде эшләп килүче эшмәкәрләргә юнәлдерелгән. Порталда дәүләт ярдәме турында мәгълүмат алырга була. Аның сервисына керү өчен, сайтта гадиләштерелгән теркәү үтәргә кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100