Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Бинаны төзеп, җиһазны сатып алып була, төп бурыч — табиблар табу
Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда алынган медицина җиһаз-җайланмаларында югары класслы белгечләр эшләргә тиешлеген әйтте.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иң мөһиме — бина, җиһазлар түгел, аларны сатып алып, төзеп була, ләкин эшләргә әзер булган кешеләрне табу — төп бурыч. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында шул хакта әйтте.
«Республика һәм муниципаль хакимиятнең төп бурычы бу. Беренчел звено оешмаларын белгечләр белән тәэмин итми торып, беркем китереп бирми. Урта звено өчен яхшы уку йортлары бар: ике медицина вузы — КФУ, Казан медицина университеты, ГИДУВ. Безгә белгечләрне беркетү буенча максатчан төстә җитдирәк эшләргә кирәк», — диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда алынган җиһазлар-җайланмаларда югары класслы белгечләр эшләргә тиешлеген әйтте.
«Эш структурасын үзгәртергә кирәк. Безнең сәламәтлек саклау буенча зур программа бар. Табибларның да эшен җиңеләйтергә, медицина өлкәсендә беренчел звеноны җиһазларга телибез. Бу карарларның нәтиҗәсе уңай булыр дип ышанам. Көндәлек мәшәкатьләр күп, ярдәм итәрбез», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз