Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Бигеш» аэропортын бизәүгә бәйге үткәрергә тәкъдим итте
Татарстан Президентына аэропортны яңарту концепциясен тәкъдим иттеләр.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бигеш» халыкара аэропортын иң яхшы итеп бизәүгә бәйге үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Бигеш" аэропортына Николай Лемаев исеме быел май аенда Россия Президенты Владимир Путин указы белән бирелде.бирелде. Шул уңайдан биредә ребрендинг ясарга җыеналар. Бүген яңа концепцияне Түбән Кама районына сәфәр вакытытында Татарстан Республикасы Президентына тәкъдим иттеләр.
Октябрьдә Татарстанның Иҗтимагый палатасы «Бигеш» аэропортына бирелгән исемгә туры китереп рәсмиләштерүне үзгәртү вариантлары турында фикер алышты.
«Татарстанның сәнәгать потенциалына, бөтен Кама аръягы төбәгенең аякка басуына һәм үсешенә, бу эштә Николай Лемаевның роленә басым ясарга» планлаштырылган иде.
- Рөстәм Миңнехановның Түбән Камага сәфәренең максаты «Түбән Кама Нефтехим»ның беренче генераль директоры Николай Лемаевның 90 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнашу иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз