Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Безнең төп бурыч — язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру һәм уздыру
Президент техника югары әзерлектә булырга тиешлеген әйтте.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләре алдыннан төп бурычларны билгеләде. «Безнең төп бурыч — язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру һәм уздыру», — диде.
«Бүген авыл хезмәтчәннәренә финанс ярдәме бик мөһим сорау. Россия Президенты Владимир Путинга, Хөкүмәткә дә рәхмәт. Михаил Мишустин агросәнәгать комплексы мәсьәләләрендә гел ярдәм итә», — диде Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында.
Президент ташламалы кредитлау мәсьәләсенә тукталды. «Мин кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы формированиеләрен кирәкле документация әзерләүләрен сорадым. Банклар оператив рәвештә заявкаларны карарга тиеш. Бу эш авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров контролендә узарга тиеш», — диде.
Рөстәм Миңнеханов техника югары әзерлектә булырга тиешлеген әйтте. «Федераль мөмкинлекләрне актив кулланабыз, техника яңартыла, югары сыйфатлы, заманча техника сатып алына. Барлыгы 1078 берәмлек техника. Алга таба да бу юнәлештә актив эшләрбез дип уйлыйм», — диде.
Президент хәзерге машина-трактор паркы ревизия, ремонт үтәргә, профессиональ механизаторлар белән тәэмин ителергә тиешлегенә басым ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз