Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Безне Согуд Гарәбстаны белән кооперацияләрне ныгыту кызыксындыра
Татарстан Президенты Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе урынбасары доктор Абдулрахман Алзайд белән очрашты.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Россия-Согуд Гарәбстаны партнерлыгы кысаларында Согуд Гарәбстаны белән сәүдә-икътисади һәм гуманитар кооперацияләрне тирәнәйтү белән кызыксына.
Бу хакта Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе урынбасары доктор Абдулрахман Алзайд белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Сөйләшүләр «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме кысаларында узды, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
«Без Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирәбез. Корольлекнең төрле өлкәләрдәге уңышлы тәҗрибәсен өйрәнәбез һәм сәүдә-икътисади, гуманитар кооперацияләрен тирәнәйтү белән кызыксынабыз», — диде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, бүгенге чара — төркемнең яңа составта Россиядән читтә беренче утырышы. Узган утырышлар 2019 елда Татарстанда булды, ул вакытта шәехнең эш сәфәре вакытында, республиканың Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья ислам лигасы белән килешү имзаланды.
Хәзерге вакытта Бөтендөнья ислам лигасына 11 халыкара оешма керә. 45 филиалы, 17 офисы бар, 6 уку йорты һәм 13 ислам үзәге эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз