Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: “Безнең республика чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәкбез”
ТР Президенты Татарстанда яшәүчеләрне Дәүләт Советына сайлаулар тәмамлану белән котлады
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген, V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә, "Kazan-Arena" стадионында тавыш бирүчеләр өчен көне буе “Минем сайлау - минем республика” бәйрәм марафоны узды.
Бүген һәр тавыш бирүче сайлау участогында “Мин тавыш бирдем” дип язылган беләзек алды һәм аның белән җәмәгать транспортында бушлай йөрү, шулай ук "Kazan-Arena" стадионына бәйрәм чарасын кереп карау хокукына ия булды.
Сайлау участоклары ябылгач та, сәхнәдән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. “Бүген безнең республика тормышында мөһим вакыйга – без Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайладык. Безнең республиканың югары закон чыгару органына ышанычыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Өлкән буын кешеләре сайлауларның бәйрәм икәнлеген хәтерли”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм чарага җыелучыларны сайлаулар көне белән котлады, гражданлык бурычларын үтәгән өчен рәхмәт сүзләре белдерде.
ТР Президенты шулай ук бүгенге бәйрәмнең илнең иң яхшы футбол стадионында узуын билгеләп үтте. “Болар барысы да - Казанның меңьеллыгын, Универсиаданы үткәрү, федераль программаларны гамәлгә ашыру, безнең ил Президенты ярдәме нәтиҗәсе. Без башкалабызның һәм Татарстанның ничек үзгәрүен күрәбез. Без республикабызны яратабыз һәм ул чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәкбез. Без көчле Татарстан, көчле Россия яклы, һәм бу - безнең уңышларның нигезе. Без бергә җиңүгә ирешәбез”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
"Kazan-Arena" стадионына килүчеләрне Валерий Меладзе, «Самоцветы» ВИА һәм Салават Фәтхетдинов җырлары белән куандырды. Бәйрәм чарасы 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз