Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: “Безнең көч – бердәмлектә, Татарстанны чәчәк атучы төбәккә әверелдерүгә омтылышта”
Татарстан Президенты бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча Татарстан халкына мөрәҗәгать итә
“Хөрмәтле татарстанлылар!
(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). 14 нче сентябрь көнне Татарстанда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә.
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча кампания ахырына якынлашып килә. Парламенттагы урыннар өчен сигез сәяси партия вәкилләре көрәште. Сайлаулар – республиканың сәяси системасы үсешендә мөһим этап. Тавыш бирүчеләр белән очрашулар барышында һәм сайлау алды дебатларында күпләгән көнүзәк сораулар күтәрелде.
Җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү, нигездә, анык булды, эшлекле тәкъдимнәр ясалды. Алар барысы да дәүләт һәм муниципаль хакимият эшчәнлегендә исәпкә алыначак.
Тулаем алганда, үткән кампаниянең конструктив тонда булуын билгеләп үтәргә кирәк. Сайлауда катнашучыларның барысы да диярлек Татарстанның социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни үсештә ирешкән җитди уңышларын, республиканың Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе булуын билгеләп килде. Республикада тормышка ашырылучы эре инновацион проектлар халык тормышының югары стандартларына ирештерде.
Безгә бу күтәренке рухны саклап, парламентыбызның яңа составы эшчәнлегенә күчерү, аны сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр эшендә үстерү зарур.
Хөрмәтле татарстанлылар, сайлау процессында катнашучыларга иң югары билгене һәрчак халык куя. Сайлау кампаниясенең иң мөһим күрсәткечләренең берсе – тавыш бирергә килүчеләрнең саны.
Татарстанда гражданнар һәрвакыт үзләренең актив тормыш позициясе белән аерылып торды. Республикада үзләренең тавышын калдыру өчен сайлауга килүчеләр саны белән беркайчан да проблема булмады. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам.
Бүген республикабыз алдынгылыгы һәм үсеш дәрәҗәсе белән аерылып тора. Яшь сайлаучыларга да теләкләрне җиткерәсе килә. Бүген нәрсә генә эшләсәк тә, беренче чиратта, яшьләр ихтыяҗларыннан чыгып эш итәбез. Сез – Татарстанның киләчәге, шуңа күрә күп нәрсә сезнең тавышыгыздан тора.
Сайлауда ветераннарның, өлкән буын вәкилләренең актив катнашуы – күркәм традицияләребезнең берсе. Башкача була да алмый, чөнки алар тәҗрибә һәм зирәк акыл ияләре, бүгенге процессларны тирәнтен аңлыйлар. Сайлауларга җаваплы караулары өчен, ветераннарыбызга һәм пенсионерларыбызга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Тавыш бирү алдыннан, республикабызның үсеш стратегиясендә буыннан-буынга күчә баруны, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, милләтара һәм конфессияара татулык һәм тынычлыкны саклау зарурлыгын ассызыклап үтәсем килә.
Сезнең күпчелегегез 14 нче сентябрьдә сайлау участокларына килеп әлеге курс өчен үз тавышларын бирер, ә Татарстанда социаль үзгәрешләрне дәвам иттерергә сәләтле абруйлы вәкиллекле хакимият оешыр, дип ышанам.
Безнең көч – бердәмлектә, Татарстанны чәчәк атучы төбәккә әверелдерүгә омтылышта.
Кадерле дуслар, сезгә киләчәккә өмет белән карарга, үз көчләрегезгә һәм республикабызга ныклы ышанычта булуыгызны телим”, - диелә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз