Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: "Безнең җирле үзидарә системасы үзенең нәтиҗәлелеген раслады"
Казанда Идел буе федераль округында җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советының чираттагы пленар утырышы уздырылды
(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казан ратушасында Идел буе федераль округында җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советының пленар утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Утырыш барышында “Җирле үзидарә системасын камилләштерү: яңа мөмкинлекләр һәм мөмкин булган хәвефләр”, “Торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү һәм юл төзү өлкәләрендә җирле үзидарә органнары мәсьәләләре” кебек сораулар хакында фикер алышу күздә тотылды.
Утырышны ачып җибәргән Михаил Бабич Җирле үзидарәләр ассоциясендә булган кадрлар үзгәреше белән таныштырды. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшинның Идел буе шәһәрләре ассоцияциясе җитәкчесе итеп билгеләнүе хакында әйтеп үтте. "Казан - Россиянең иң яхшы һәм динамик рәвештә үсеп килүче шәһәрләренең берсе. Илсур Рәис улы шәһәр җитәкчесе булып күп вакытлар эшли, каланың үсешендә аның өлеше зур һәм аның бу урынга сайлануы лаеклы дип саныйм", - диде М. Бабич. Шулай ук Илсур Метшин Идел буе федераль округында җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советы җитәкчесе урынбасары вазыйфасын да башкарачак.
"Казанда булган үсешне, үзгәрешләрне, оештырылган очракта, нинди уңышларга ирешергә мөмкин булуын кала һәм район җитәкчеләренә дә үз күзләре белән күреп, куллары белән тотып карарга мөмкинлек тудырсагыз иде", - дип мөрәҗәгать итте Казан мэрына Михаил Бабич.
Ул шулай ук, бүгенге утырышта күтәрелгән сораулар өстендә күптәннән эш алып барылуын, 2013 елда закон чыгару өлкәсендә дә мониторинг уздырып, бердәм эшләү нәтиҗәсендә хокук нигезләренә 200 дән артык үзгәрешләр кертелүен әйтте. Идел буе федераль округында җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советы җирле үзидарәләргә кагылышлы законнарны камилләштерү өстендә эшләвен һәм гамәлдәге законнарга 150 төзәтмә кертергә ниятләнүен хәбәр итте. Законда финанслау чыганакларын төгәл күрсәтүне исә төп максатларның берсе буларак атады. Бюджет кодексының үзгәрүен, әмма аның күләме шул ук калуын һәм бюджет акчалары бүленеше үзгәрүен искәртте. Торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү һәм юл төзү өлкәләрендә җирле үзидарә органнары мәсьәләләренә килгәндә, Михаил Бабич күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә басым ясады. Моннан тыш, М. Бабич халык тарафыннан булган мөрәҗгатьләргә дә тукталып үтте. "Халык, торак-коммуналь өлкәне төзекләндерүгә кагылышлы кабул ителгән карарлар, закон проектлары хакында мәгълүмат ала алмауларына зарлана. Без кешеләргә ачык рәвештә җитәрлек мәгълүмат бирә алмыйбыз. Шулай ук, капиталь төзекләндерүгә бүлеп бирелгән акчаларның югалмавы, кирәкле юнәлештә файдалануы, моны контрольда тоту да мөһим мәсьәлә булып тора", - диде ул.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, катнашучыларны сәламләде һәм әлеге утырышның Казанда уздырылуы республика өчен дәрәҗә булуын ассызыклады. "Бу безнең өчен тәҗрибә туплауга һәм җирле үзидарә өлкәсендә эшне камилләштерергә ярдәм итәчәгенә ышанам", - диде ул. Республика башлыгы Казанның меңьеллыгын үткәрү, Универсиада уздыру Татарстан башкаласы үсешендә зур роль уйнавын, торак-коммуналь хуҗалык, җәмәгать транспорты, шәһәрне төзекләндерү кебек юнәлешләрдә ирешкән уңышларда җирле үзидарәләрнең хезмәте зур булуын ассызыклады.
"Без Россия Федерациясендә иң күп муниципаль берәмлекләре булган төбәк - бездә аларның саны 956 га җитә. Дәүләт һәм муниципаль хакимият бердәм булып эшләү нәтиҗәсендә генә без уңышларга ирешәбез. Максатыбыз уртак, ул да булса - халыкның тормышын яхшырту", - диде ул һәм Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрне үстерү максатыннан булдырылган программалар, төзелешләр хакында сөйләде. Бюджет формалаштыру авыр булуга карамастан, бу программалар алдагы елларда да эшләячәгенә ышандырды һәм грантлар хакында белешмә бирде.
Президент республикада муниципальара эшчәнлек үсеш алганы хакында әйтеп узды. "Татарстан муниципаль идарә өлкәсендә зур үзгәрешләр кичермәячәк, чөнки безнең җирле үзидарә системасы үзенең нәтиҗәлелеген раслады һәм законнарга каршы килми, - диде ул. ТКХка кагылган сорауларга тукталып, болай диде: - Бу безне халык өчен бик нечкә мәсьәлә һәм һәрвакыт җирле үзидарә контроленда булырга тиеш. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә без зур урын бирәбез" , - диде.
Президент китергән мәгълүматлар буенча, соңгы 7 елда Татарстанда күп фатирлы 11,8 меңнән артык йорт төзекләндерелгән, моның өчен 39 миллиард сум акча сарыф ителгән.
"2015 ел Парк һәм скверлар елы итеп игълан ителде. Муниципаль берәмлек җитәкчеләре, эшмәкәрләр, гражданнар бу эштә дә актив катнашыр дип ышанасы килә" , - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул чыгышында муниципаль хакимият һәрвакыт үсештә булырга тиешлеген,Татарстандагы җирле үзидарәләрне автотранспорт, компьютерлар белән тәэмин ителүен ассызыклап, Идел буе федераль округында җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советы эшчәнлегенә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз