news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Татарстанда уңай эшлекле мохит булдыру

Бүген Татарстан Президенты эшмәкәрләр – Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән очрашты.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның барлык мәйданнарында уңай эшлекле мохит булдыру максаты куелган. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр – Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Эшмәкәрләр республика икътисады үсешендә мөһим урын алып тора. Безнең бурыч – Татарстанның барлык мәйданнарында уңай эшлекле мохит булдыру”, - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать палатасының Татарстанның төбәкара һәм тышкы икътисади эшчәнлеген ныгытуга зур өлеш кертүен әйтте.

“Безнең республиканың өстенлеге – эшмәкәрлекнең үсешендә. Бездә тиешле программалар бар, төрле ярдәм формалары гамәлдә”, - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев сүзләренчә, бүген Татарстанда бизнеска кирәкле инфраструктура булдырылган. Анда технопарклар, сәнәгать мәйданнары, преференциаль режимлы мәйданнар керә.

Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot