news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч - спорт белән шөгыльләнүчеләрне ике миллионга җиткерү

Татарстан Президенты Казанның БДБ уеннарына әзерлеге турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч - спорт белән шөгыльләнүчеләрне ике миллионга җиткерү
Михаил Захаров

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстанның спорт инфраструктурасы республика файдасына хезмәт итәргә тиеш, спорт белән шөгыльләнүчеләр санын 2 млн кешегә кадәр җиткерергә кирәк. Татарстан Спорт министрлыгы коллегиясеннән соң республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды.

«Безнең эшкә федераль министр бәя бирергә тиеш, ул канәгать калды. Хәзер Татарстанда халыкның 49,5 проценты спорт белән шөгыльләнә, безнең бурыч — бу санны 2 млн кешегә җиткерү. Татарстанда республика файдасына хезмәт итә торган яхшы инфраструктура бар», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

Шулай ук ул Казанда БДБ уеннарын уздыру турында әйтте. «Бу - зур халыкара вакыйга, хәзер без министрга эш барышы турында хәбәр итәчәкбез. Шәһәр моңа әзер», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100