Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: "Безнең Бөекбритания белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү мөмкинлегебез бар"
ТР Президенты белән Бөекбританиянең һәм Төньяк Ирландиянең Россиядәге Илчелегенең киңәшче-илчесе спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште
(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Бүгенге очрашуда Бөекбританиянең һәм Төньяк Ирландиянең Россиядәге Илчелегенең икътисад, сәүдә һәм инвестицияләр мәсьәләләре буенча киңәшче-илчесе Барбара Хабберджэм һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт өлкәсендә хезмәттәшлек, халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларын әзерләү һәм уздыру турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казанда узган 2013 елгы XXVII җәйге Универсиададан соң Татарстан башкаласы бөтендөньяга танылды. Универсиада-2013 халыкара дәрәҗәдәге спорт уеннарын уздыру буенча зур тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте ул. Киләсе елларда Казанда Спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015 ел), Конфедерация Кубогы, дзюдо буенча Европа чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары (2018 ел) һәм башкалар узачак.
Безнең төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләребез бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, бүген республика территориясендә инглиз капиталы катнашында 17 предприятие теркәлгән, шуларның иң эресе –«ICL-КПО ВС» ААҖ. Россия төбәге буларак, Татарстан белән Бөекбритания арасында хезмәттәшлек соңгы елларда яхшы гына үсеш алды, һәм бүген уңай динамиканы саклап калырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, гуманитар багланышларның мөһим өлеше – мәгариф өлкәсе – күп кенә татарстанлылар дәүләт укыту программалары кысаларында һәм үзлектән Бөекбритания югары уку йортларында белем ала.
Үз чиратында, Барбара Хабберджэм хәбәр иткәнчә, бу – аның Татарстан Республикасына беренче сәфәре. Ул, Россиянең кайсы төбәге бизнес алып бару өчен уңайлы, дип сорагач, аның хезмәттәшләре, бертавыштан, Татарстанны атаганнар. Хабберджэм ханым шулай ук хәбәр иткәнчә, ул республиканың икътисади һәм инвестиция потенциалын тәкъдим итүне бик сокланып караган. Бу презентация 2014 елның 27 ноябрендә Россия Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылган иде.
Мин сезнең икътисади мөмкинлекләрегезне, үсеш динамикагызны һәм чит ил инвесторлары белән күп санлы багланышларыгызны күрдем, диде ул. Мәгълүмат технологияләре үсешенә килгәндә исә, Хабберджэм ханым җитәкчелегендәге делегация 4 декабрь көнне Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-паркта булды. Без инновацияләр өлкәсендәге уңышларыгызны югары бәяләдек, диде Барбара Хабберджэм. Аның Иннополис мәйданчыгына барып, тулаем проект үсешен күзәтәсе дә килгән булып чыкты.
Барбара Хабберджэм халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларын әзерләү һәм уздыру өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы мәсьәләләргә игътибарны юнәлтергә тәкъдим итте. Аннары ул бу өлкәдә эшчәнлек алып баручы компанияләр вәкилләре белән таныштырды.
Компания вәкилләре үз эшчәнлекләре буенча кыскача тәкъдим итү чаралары уздырдылар, элегрәк үзләре катнашкан проектлар турында сөйләделәр. Аерым алганда, болар – Лондондагы Олимпиадага, Сочидагы кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннарына, Бразилиядәге футбол буенча дөнья чемпионатына һәм башкаларга әзерлек һәм аны уздыру чаралары. Бүген очрашуда катнашкан компанияләр хосусый авиатранспортларда пассажирлар йөртү, коммуникацияләр, маркетинг һәм пиар өлкәсендә, энергия тәэминаты, спорт ярышларын оештыру һәм уздыру өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баралар.
Без киләчәктә дә Лондондагы Олимпиаданы уздыру тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер, дип ышандырып куйды Барбара Хабберджэм. Бу сәфәр хезмәттәшлекне үстерү юлында беренче адым булачак, Татарстан һәм Бөекбритания бизнесменнары һәм компанияләренең бергәләп эшләве безнең өчен дә кызыклы, дип белдерде ул сүзен йомгаклап.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз