news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Безгә үз сәнәгатебезне үстерергә кирәк

Республика лидеры Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсендә булды.

Рөстәм Миңнеханов: Безгә үз сәнәгатебезне үстерергә кирәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Яңа сәнәгать технологияләрен гамәлгә кертү Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсенең көндәшлектә өстенлеген булдыра һәм продукция сыйфатын шактый арттыра. Безгә үз сәнәгатебезне үстерергә кирәк, дип белдерде Татарстан Президенты. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов предприятиедә булган вакытта әйтте.

Республика лидеры Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсе цехларын карады. Рөстәм Миңнехановка газ турбиналары җайланмаларын җитештерү барышын күрсәттеләр һәм инновацияләрне куллану турында сөйләделәр.

Яңа технологияләр җитештерүне диверсификацияләргә генә ярдәм итеп калмый, ә эшләнмәләрне әзерләү вакытын да кыскарта. Шулай ук яңа технологияләр җитештерү процессының соңгы этабында ачыкланган хаталарны юк итә, диде Татарстан Президенты.

“Шунлыктан сезнең заводның заказлары булуы һәм җитештерүнең үсүе бик мөһим. Безгә үз сәнәгатебезне үстерергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсе хезмәт коллективына мөрәҗәгать итеп.

Ул өстәп, завод продукциясен илнең газ кудыручы компанияләренә генә түгел, якын чит ил компанияләренә дә тәкъдим итү кирәклеген әйтте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot