Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Безгә яхшы әзерлекле белгечләр кирәк”
Татарстан җитәкчелеге республикага чит илдә сыйфатлы белем алган россиялеләрне җәлеп итүдә кызыксынучан
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татарстан җитәкчелеге республикага чит илдә сыйфатлы белем алган россиялеләрне җәлеп итүдә кызыксынучан. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядән килеп Индонезия дәүләт ислам университетында белем алучы студентлар белән очрашуда белдерде. Әлеге очрашуТатарстан делегациясенең Индонезиягә визиты кысаларында Россиянең Джакарттагы илчелегендә булып, анда Россиянең Индонезиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Михаил Галузин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов та катнашты.
Хәзерге вакытта 5 студент Маланг шәһәре дәүләт ислам университетының II курсында белем ала. Шуңа кадәр алар барысы да Казандагы Россия ислам университетында укыган булган. Индонезиядә аларга ислам финанслары, гарәп теле курслары һәм башка дисциплиналар буенча белем бирелә. Россия илчесе Михаил Галузин сөйләгәнчә, егетләр үзләре, аларның чит илдә белем алуы республика өчен ни дәрәҗәдә ихтыяҗлы булуын сорау өчен, Татарстан Президенты белән очрашырга теләк белдергән.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстандагы күп кенә компанияләр хәзерге вакытта ислам финанслары базарына чыга, һәм, шуңа күрә, бу өлкәдә квалификацияле белгечләрне җәлеп итүдә кызыксынучан, дип басым ясап әйтте. Шул ук вакытта Россиядә андыйларны бик аз әзерлиләр, ислам финансларына өйрәтү Россия югары уку йортлары да, аерым алганда РИУ, лекторлар һәм укытучыларга мохтаҗ. Югары уку йортларында һәм башка учреждениеләрдә гарәп теле белгечләре дә кирәк. Президент студентларга, Татарстан һәм Индонезиянең икътисади хезмәттәшлеге үсештә булу белән бәйле рәвештә, аларның укыган вакыттагы багланышларына, эшлекле элемтәләренә ихтыяҗ булачагын белдерде. Рөстәм Миңнеханов егетләрнең укуларын уңышлы тәмамлауларын теләде, диплом алгач республикага эшкә чакырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз