news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов: “Безгә Саклык банкы белән мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк”
Бүген Татарстан башлыгы Казан Кремлендә Саклык банкы президенты, Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашты
Скопировать ссылку
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстанга Саклык банкы белән мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы президенты, Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашуда белдерде.
“Бүген Саклык банкы куйган бурычлар кызыклы, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында. – Республиканың инновацион, инвестицион икәнлеген исәпкә алып, зур проектларны гамәлгә ашырабыз, безнең мөнәсәбәтләрне һәм элемтәләрне үстерергә кирәк”.
Шәхсән үзем өчен һәм Саклык банкы өчен дә Татарстан үзенчәлекле төбәк, дип белдерде Герман Греф. “Мин күп еллар дәвамында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән хезмәттәшлек иттем һәм ул мөнәсәбәтләр бик тә кадерле. Рөстәм Миңнеханов белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Мин бер кайчан да үз карашымны яшермәдем һәм алар Россия Федерациясе субъектлары арасында иң нәтиҗәле җитәкчеләр”, - дип белдерде Россия Саклык банкы идарәсе рәисе.
Герман Греф Саклык банкының Татарстанда махсус программалары бар, дип белдерде. “Аерым алганда, ипотека буенча ставкалар Саклык банкындагы минималь ставкага караганда 1,5 пунктка түбән”, - дип ассызыклады Г.Греф.
“Без 19 апрельдән Татарстанда кредит фабрикабызны ачабыз – бу әлеге система кертелгән беренче төбәкләрнең берсе. Кредит банкы эшчәнлеге кысаларында теләсә кайсы гражданинның ике көн дәвамында ипотекадан башка теләсә нинди кредит алу мөмкинлеге булачак, дип белдрде Саклык банкы идарәсе рәисе.
Шулай ук Г.Греф сүзләренчә, якын арада Саклык банкы “ТАНЕКО” проектын финанслый башлаячак.
“Уртак проектларыбыз күп, мин Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановка озак еллар дәвамындагы хезмәттәшлек, катлаулы кризис чорында бик нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәм. Без бер программаны да төшереп калдырмадык, катлаулы вакытта да хезмәттәшлекне үстердек һәм хәзер кризис нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшләгәндә республика халкы өчен тагын да активрак эшләячәкбез”, - диде Герман Греф.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot