news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Безгә мәктәпкә игътибарны көчәйтү зарур”

Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Киров районындагы кызлар белем ала торган 4 нче гимназия-интернатның яңа төзелгән янкормасын карады

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Казан мэры Илсур Метшин Киров районындагы кызлар белем ала торган 4 нче гимназия-интернатта булып, 2009 елда төзелгән яңа янкорма белән танышты. Әлеге янкорманың гомуми мәйданы – 1753,06 квадрат метр, анда спорт, актлар, хореография, тренажер заллары, музыка кабинеты һәм ашханә урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов, гимназиянең педагоглар коллективын Халыкара укытучылар көне белән котлап: “Без республикада тиешле дәрәҗәдә укыту процессы бара торган мәктәпләр булуына шатланабыз. Бу безнең киләчәк һәм безгә мәктәпкә игътибарны көчәйтү зарур. Шушы бинадан республика өчен күп кенә файдалы кешеләр укып чыгарга тиеш”, - дип белдерде. Һәм гимназия-интернатка “Дукато” микроавтобусы бүләк итәчәген әйтте.
Илсур Метшин әлеге уку йорты укытучыларына иң изге теләкләрен җиткереп, Киров районының яңа мәктәпләр ачылу буенча игътибардан читтәрәк калып килүен һәм гимназия-интернатның янкормасы төзелүнең зур уңыш булуын билгеләп үтте. Казан мэры Рөстәм Миңнехановка башкаланың белем бирү системасы өчен шундый зур бүләк ясаганнары өчен рәхмәтен җиткерде, гимназия-интернат коллективын телевизор белән сөендерде.
4 нче гимназия-интернатның уку кабинетлары заманча аудио һәм видеоаппаратура, дәресләр алып бару өчен барлык кирәк булган җиһазлар белән җиһазландырылган. Һәр класста компьютер, интерактив такталар, телевизорлар эшли.
Гимназиядә 242 укучы белем ала торган уку корпусы, барлык уңайлыклары булган пансион бар. Пансионда 7 нче сыйныф укучылары һәм Казанныкы булмаган, читтән килеп белем алучы укучылар яши. Кызлар рус, татар, инглиз һәм төрек телләрендә иркен аралаша. Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулау аркасында, алар Татарстан һәм РФ вузларына имтихан тапшырмыйча гына укырга керә. Гимназия директоры Марат Фәттиев сүзләренчә, кызлар Америка, Канада, Кытай, Швейцария һәм Төркия югары уку йортларында белем ала.
Әлеге уку йортының абруе шулкадәр зур ки, анда укырга керү өчен өчен бер урынга 20 бала дәгъва итә. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Магнитогорски шәһәреннән кадәр килеп белем алучылар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100