news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Безгә капиталь ремонт программасына кешеләрнең ышанычын саклап калу зарур"

Президент бу хакта Мәскәүдә узган матбугат конференциясе барышында белдерде

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы - Россия Федерациясе  җитәкчеләре башлангычы белән тормышка ашырылган программалардан иң нәтиҗәлеләренең берсе. Бу фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә  "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгында узган "Күп фатирлы йортларда капиталь ремонт" темасына багышланган матбугат конференциясендә белдерде. Анда шулай ук РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис, РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе Галина Хованская, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Андрей Чибис төбәкләрдә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасын эшләтеп җибәрүче федераль законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Министр урынбасары сүзләренчә, кабул ителгән үзгәрешләр күбесенчә 2010 елдан башлап үз капиталь ремонт программасын тормышка ашыручы төбәк буларак Татарстан тәҗрибәсенә нигезләнгән. Төбәк программалары Россиянең 73 субъектында кабул ителгән.

"Без 2014-2015 елларда бөтен ил буенча 50 мең күп фатирлы йорт төзекләндерелер дип ниятлибез, 2014 ел ахырына ук төбәк программалары буенча 9 мең йорт ремонтланачак". РФның 44 төбәге капиталь ремонтка халыктан взнослар җыя, аның урача күләме айга бер квадрат метрга 6 сум тәшкил итә.  2014-2015 еллар дәвамында капиталь ремонт программасына бүленәчәк федераль бюджет акчаларының күләме, министр урынбасары сүзләренчә, 11 миллиард сум тәшкил итәчәк. Төбәк һәм җирле бюджетларда әлеге программаларны финанслашуга якынча 40 миллиард сум акча салынган.

"Бу капиталь ремонт программасын башлап җибәрергә мөмкинлек бирә", - дип саный Андрей Чибис. Төбәк программаларын тормышка ашыруга бәйле туган сораулар арасында министр урынбасары милекчеләрдән җыелган акчаларның сакланышы, башкарылган эшләрнең сыйфатын тәэмин итүне атады. Андрей Чибис сүзләренчә, капиталь ремонт операторына алынучы акчалар өчен РФ субъектлары җаваплы. Ә башкарылган эшләрне кабул итәргә тиешле торак милекчеләре Дәүләт торак инспекциясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе Галина Хованская милекчеләрнең исәп-хисап счетларында җыелган акчаларны иминләштерү, шулай ук банклардан үзләрендә сакланган капиталь ремонт акчаларына процентлар исәпләүне таләп итү зарурлыгын белдерде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасының, шул исәптән республика өчен дә, бик мөһим тема булуы белән килеште. "Без бу хакта күп сөйләдек, әмма эшләр 2008 елда ТКХны реформалаштыруга ярдәм фонды булдырылгач кына башланды, - диде Р.Миңнеханов. - Элек тә капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла иде, тик беркем дә кайда һәм нинди күләмдә икәнне белмәде. Фонд безне тәртипкә өйрәтте - федераль акчаларны алу өчен безгә барлык таләпләрне дә үтәргә туры килде. Бу программаны башларга мөмкинлек бирде һәм без халык тарафыннан капиталь ремонтның ничек яхшы кабул ителгәнен белдек".    

Татарстан Президенты белдергәнчә, 2008 елдан республикада  күп фатирлы 11852 торак йорт капиталь ремонтланган, аларда 2,6 млн. кеше яши. Эшләрнең гомуми бәясе 39 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән республика акчалары - 18,5 млрд. сум, ТКХны реформалаштыруга ярдәм  фондыннан - 10,5 млрд. сум, һәм 9,5 млрд. – милекчеләр акчалары. Быел 3 млрд. сум күләмендә милекчеләр акчасын җыю планлаштырыла, 2014 ел программасы буенча 793 йорт ремонтланган.  

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстандагы системаның үзенчәлеге – милекчеләр акчаларын республика казначылыгындагы махсус счетларга салу. “Без, акчаларның саклануын гарантияләүдән тыш, республика һәм муниципаль акчаларны да өстибез”, – дип ассызыклады Р.Миңнеханов.  

«Кешеләр бу программага дәүләт ярдәмен күргәч, үзләре дә анда катнашырга әзер, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Халык белән сөйләшергә кирәк, аларга капиталь ремонтның торак капитализациясен берничә мәртәбә арттыруны аңлатып бирергә кирәк. Ә хакимият бу мәсьәләне тикшереп торырга тиеш».  

Моннан тыш, республикада махсус интернет-порталда капиталь ремонт буенча барлык күрсәткечләр җыелган, монда һәр кеше акчаларны тотуны тикшереп тора, подрядчылар турында мәгълүматны белә ала.  

Татарстанда соңгы вакытларда капиталь ремонтлау белән шөгыльләнүче намуслы подрядчылар командасын туплап булды. «Асылда, бу кече һәм урта бизнес, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Бу компанияләрнең кирәкле тәҗрибәсе, җайланмалары бар, алар алдан ук киләсе елда нәрсә эшләячәкләрен белә. Нәтиҗәдә, без капиталь ремонт эшләрен сентябрьгә кадәр бетерәбез».  

Хәтта Татарстанда да идарәче компанияләр подрядчыларны сайлап алуда, эшләрне кабул итүдә катнашалар. Капиталь ремонтны кабул итеп алу буенча җаваплылык - Дәүләт торак инспекциясендә.  

«Мин безнең схема нәтиҗәле дип саныйм. Әйе, безнең дә проблемалар бар, әмма кешеләр безгә ышаналар, бу ышанычны саклап калырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Федераль дәрәҗәдә үзгәрешләр кертү бик вакытлы булды, һәм без ремонт булырга тиеш булып та эшләнмәгән йортлар мәсьәләсендә хәлне җитди яхшырта алабыз. Капиталь ремонт программасы – ил җитәкчеләре башлангычы белән тормышка ашырылган программаларның  иң нәтиҗәлеләренең  берсе".

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, йортларга капиталь ремонт ясау шулай ук кешеләрнең әйләнә-тирә мохиткә игътибарын стимуллаштыра, кешеләр ишегалларын, урамнарны, йортлары янындагы территорияләрне төзекләндерү белән күбрәк кызыксына башладылар.  

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, капиталь төзекләндерү буенча төбәк программалары федераль үзәк ярдәменә аеруча мохтаҗ. 

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100