news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Безгә көчебезне берләштерергә һәм илебезне үтә дә инновацион итәргә кирәк”

"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" X юбилей конкурсына йомгак ясалды

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Корстон" комплексында "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" X юбилей конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. ТР Инвестицион-венчур фонды һәм ТР Фәннәр академиясе тарафыннан үткәрелгән тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Быел бәйгегә Россиянең 13 төбәгеннән 1612 заявка килеп ирешкән, 170 кеше җиңүче булган. 

Иң элек, конкурста җиңүчеләргә һәм бүләкләү тантанасында катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. “Вакыт тиз үтә, әле күптән түгел генә республикада Инвестицион-венчур фондына нигез салу турында карар кылган идек. Ул вакытта без инновацион эшчәнлекне ничек кенә җанландырып җибәрү уе белән янып йөрдек. Әйтергә кирәк, бу вакыт эчендә зур юл уздык, күп кенә инновацион мәйданчыклар булдырдык. Бу тәүге “Идея” технопаркы, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, аннан IT-парк барлыкка килде, “Химград”, “Мастер” Кама индустриаль паркы – һәммәсе дә бер-бер артлы пәйда булды”, - дип искәртеп узды Рөстәм Миңнеханов.

Президент соңгы 10 ел эчендә башкарылган эшнең, күңелләрне тулысынча канәгатьләндерде, дип әйтерлек булмавына, шул ук вакытта, берни дә эшләнмәде, дип әйтү дә дөрес түгеллегенә ишарәләде. “Иң мөһиме: илдә кече һәм урта бизнеска, инновацион мохиткә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инфраструктура булдырылды”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов илдә талант ияләрен кузгатып, шушы эшкә башлангыч бирелүенә басым ясады.

Президент бүгенге көндә конкурсның җисеме исеменә туры килеп бетмәвен шәрехләп үтеп, аның елдан-ел киңрәк колач җәя баруына ишарәләде. “Элек заявкалар да сүлпәнрәк рухта иде, әмма шуңа да сөенә идек. Ун ел вакыт бушка узмаган, дип саныйм”, - дип белдерде Р. Миңнеханов һәм фәнне алга сөрү бурычларын хәл итү, проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде.

Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасына кадәр ТР Инвестицион-венчур фонды тарафыннан оештырылган чарага тукталып: “Безнең бүгенге “эшлекле аш” идеяләрне хуплап, алга сөрүгә генә түгел, ә аларның гамәли характерда булуына йөз тотты. Без бүген Россиянең фәнни эшләнмәләр, технологик карарларда мөстәкыйль булырга тиешлеген аңладык, моның өчен безгә көчебезне берләштерергә һәм илебезне үтә дә инновацион итәргә кирәк”, - диде Президент һәм Татарстанның бу мәсьәләдә үрнәк була алуын әйтте.

Чыгышын тәмамлап, Инвестицион-венчур фондын юбилее белән тәбрикләп, Рөстәм Миңнеханов традициягә тугры калып, "Перспектива" номинациясендә 10 җиңүчене бүләкләде: аларга 25 шәр мең сум күләмендәге премия тапшырылды.

Президент шулай ук Татарстанның инновацион үсешенә өлеш керткән затларга ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. “Россия венчур компаниясе” ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзянга, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формалары үсешенә теләктәшлек итү фонды генераль директоры Сергей Поляковка ТР Президенты Рәхмәт сүзе җиткерелде. Республиканың инновацион үсешенә өлеш керткәне өчен, Татарстанның Инвестицион-венчур фонды коллективына ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

"Социаль-икътисади үсеш" номинациясендә иң яхшы идеяләрнең 10 авторын ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүләкләп үтте. Хөкүмәт башлыгы инновацион эшчәнлеккә нигез салучы затларга тәбрикләү сүзләрен ирештерде. 10 җиңүчегә 50 шәр мең сум күләмендәге премия тапшырылды.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләрне ТР Инвестицион-венчур фонды партнерлары һәм чакырылган кунаклар кулыннан кабул итеп алды.

Альбина Никконен “Хезмәттәшлек” номинациясендә җиңү яулаган республиканың сәнәгать предприятиеләре алдында торган бурычларны хәл итүгә йөз тоткан 5 проект авторын бүләкләде - алар 50 мең сум күләмендәге премиягә лаек булган. А. Никконен быел беренче мәртәбә “Венчур инвесторы” илкүләм премиясе гамәлгә куелуын хәбәр итеп, “Иң яхшы төбәк инвестицион-венчур компаниясе” номинациясендә ТР Инвестицион-венчур фондының җиңүгә лаек булганын игълан итте. Фонд директоры Айнур Айделдинов барлык партнерларга рәхмәтен белдереп, аларның югары нәтиҗәләргә ирешүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

“Наноимпульс”, “Инновацияләр старты”, “Мәгарифтә инновацияләр”, “Елның иң яхшы эшләнмәсе” номинацияләренең һәркайсында җиңү яулаган 10 ар автор 50 шәр мең сум күләмендәге премияләр белән бүләкләнде. “Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары” номинациясендә шулай ук 50 шәр мең сумлык 10 премия тапшырылды.

ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов журналистларга матбугат конференциясендә әйтүенчә, фондның 10 еллык эше дәвамында, "Идея-1000" инновацион проектлар программасы һәм "Иң яхшы 50 инновацион идея" конкурсы ярдәмендә 11 меңнән артык инновацион идея тупланган, алар арасында иң яхшы 1100е сайлап алынган. Федераль әһәмияткә ия инвестицион мәйдан булдырылган, төрле тармакларда 154 компания ярдәм алган. “Идея-1000” программасы буенча 2200 компания заявка биргән. Номинантлар арасында аерым компанияләрнең 164 проекты булдырылган. Тулаем алганда, 300дән артык проектка теләктәшлек күрсәтелгән. “Бу компанияләр республиканың тулаем төбәк продукт үсешенә саллы өлеш кертә башлады”, - дип белдерде А. Айделдинов.

Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә төрле илләрдә, Россиянең башка шәһәрләрендә компанияләрнең барысы да тотрыклы үсешне кулда тотып кала алмый, кайвакыт логистика аксый, я булмаса, элемент базасы җитми.

Киләчәккә планнары белән уртаклашып, А. Айделдинов: “Гамәлдәге программаларны дәвам иттерәчәкбез, чөнки алар яшәргә сәләтле булуын күрсәтте. Инжиниринг компанияләре белән эш үткәрергә, вәкаләтләр үзәгенә җитди игътибар юнәлтергә телибез. Татарстан базарына профессиональ идарәче компанияләрне күбрәк җәлеп итәргә, моның белән беррәттән, икътисадның реаль секторында башлангыч стадиядә инновацион компанияләрне финанслауның яңа коралларын булдырырга ниятлибез”, - дип белдерде.

Альбина Никконен Татарстанда инновацион үсеш чылбыры камил төзелгән булуын, федераль дәрәҗәдә нинди дә булса идея туа калса, аның беренче чиратта, Татарстанда сынап каралуын әйтте.

Innolabs компаниясе президенты Дмитрий Симоненко журналистларга Россиядәге уңышсызлыгы һәм чит илдә казанган уңышы тарихы турында сөйләде. Аның компаниясе Россиядә үз проектын тормышка ашыра алмаган, ә производствосын Ирландиядә оештырган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100