news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Безгә инвестор һәм хакимият бәйләнеше мөһим

Казанда Татарстан Инвесторлар клубының йомгаклау утырышы узды.

Рөстәм Миңнеханов: Безгә инвестор һәм хакимият бәйләнеше мөһим
tatarstan.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Palace Hotel by Tasigo Казан кунакханәсендә интеллектуаль уен формасында узган Татарстан Инвесторлар клубының йомгаклау утырышында катнашты.

«Безнең өчен инвестор һәм хакимият структураларының бәйләнешләре бик мөһим. Мондый мәйданчык инде биш ел гамәлдә – бу бик файдалы», - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстан – инвестицион яктан кызыклы төбәк, биредә Россиянең башка төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә инвесторлар өчен яхшы мөмкинлекләр тудырылган. Мәсәлән, республикада көчле инвестицион инфраструктура төзелгән, махсус икътисади зоналар һәм биш өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе, шулай ук 98 муниципаль сәнәгать мәйданчыгы һәм сәнәгать паркы эшли, диде ул.

«Инвестор каян гына булмасын, без аның өчен менә дигән шартлар тудырырга тиеш. Инвесторлар белән эшләү бик катлаулы. Әмма без алга барабыз, һәм без барысын да булдырачакбыз», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Чыгышының ахырында Татарстан Президенты Татарстанны үз эшчәнлек урыны итеп сайлаган инвесторларга рәхмәт белдерде, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм уңышлы эш һәм яхшы бизнес теләде.

Быел Инвесторлар клубы әгъзалары очрашулары интеллектуаль уен форматында узды. Аны «Нәрсә? Кайда? Кайчан? » клубы магистры, ике тапкыр «Бәллүр ябалак» иясе Елизавета Овдеенко уздырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100