news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов: “Безгә быелгы кризистан исән–имин чыгарга кирәк”
Алга таба вәзгыять уңай якка үзгәрәчәк, дип ышана Татарстан Премьер–министры
Скопировать ссылку
(Казан, 7 март, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Бүген, Халыкара хатын–кызлар көне алдыннан, ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов хатын–кыз журналистлар белән очрашты.
Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында хезмәт куючы гүзәл затлар белән 8 Март алдыннан очрашулар инде күркәм традициягә әверелде. ТР Хөкүмәте башлыгы белән чәй табыны янында узган әңгәмәдә сүз, барыннан да элек, дөньядагы икътисади кризис һәм аның республикадагы хәлгә йогынты ясавы хакында барды.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиянең банк системасы конъюнктурага бик нык бәйле һәм ул дөньядагы банк системасыннан башка яшәргә сәләтле түгел. Америка банк системасындагы кризис нәтиҗәсендә “Россиядә күп кенә кече бизнес предприятиеләре туктап калды”. “Банклар эшләп китсен өчен махсус система булдырырга һәм эчке ихтыяҗны активлаштырырга кирәк. Кешеләр әйбер сатып алудан туктады – алар нидер көтә”, – дип саный Премьер.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, “гражданнарга 5 сумлык пособие өләшмәскә, ә эш белән тәэмин итәргә кирәк”. “Дәүләтнең алтын валюта резервлары гаять зур, әмма бу акчаларны турыдан–туры банкларга бирмәскә кирәк, – дип белдерде үз фикерен Рөстәм Миңнеханов. – Әлеге акчалар реаль предприятиеләргә тотылырга тиеш”.
“Безнең илгә 2009 елны исән–имин үтәргә кирәк, алга таба вәзгыять уңай якка үзгәрә башлаячак”, – дип ышана ТР Премьер–министры. Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, Татарстанда торак фондын капиталь ремонтлау программасы кысаларында “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм Түбән Кама нефть эшкәртү заводы төзелешендә күп санда эш урыннары булдырылачак, бу исә эшсезлекне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Очрашуда шулай ук эре инвестиция проектларының киләчәге, аерым алганда, “Казан” Халыкара аэропортын төзекләндерү хакында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов аэропортны реконструкцияләү эшләре быелның җәендә үк башланачагына өмет белдерде.
Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья универсиадасына әзерлек турында сөйләгәндә, Премьер Татарстанның спорт объектлары төзү, зур спорт чаралары оештыру буенча Кытайдагы тәҗрибәне өйрәнүенә игътибар юнәлтте. Мисал өчен, Рөстәм Миңнеханов күптән түгел генә Харбинда Бөтендөнья кышкы универсиада ачылышында булды. “Кытайлылар үз масштаблары белән таң калдыра – алар гаять зур комплекслар төзи. Без алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез – бу бик тә файдалы тәҗрибә”, – дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төп бурыч – 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек эшләренә федераль акчаларны алу. “Төп объектлар расланды инде – акчалар белән генә эш кыенрак, әмма спорт объектлары төзелешенә акча бүлеп биреләчәк. 29 спорт объектын без федераль бюджет хисабына төзиячәкбез – мондый килешү бар. Универсиада авылын да федераль акчалар хисабына сафка бастырырга телибез. Әлеге авыл алга таба студентлар шәһәрчеге өчен бирелергә тиеш”, – дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Универсиада алдыннан Казанның транспорт инфраструктурасын үстерүгә федераль акчаларны алуы бик катлаулы булуына зарланды. “Спорт объектлары һәм Универсиада авылын төзүгә – миллиард долларга якын, ә транспорт инфраструктурасына 2–3 тапкыр артыграк акча кирәк, – диде Премьер. – Быел кайбер спорт объектларын төзергә керешербез дип өметләнәм”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot