news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Без «Зенит-Казан» командасыннан яңа казанышлар көтәбез

Бүген «Зенит-Казан» волейбол клубының яңа сезоны тантаналы рәвештә ачылды

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында «Зенит-Казан» волейбол клубының яңа сезоны тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Газпром Трансгаз Казан» ААҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков, команда уенчылары, тренерлар штабы һәм җанатарлар катнашты.

Тантаналы өлеше команданың яңа әгъзалары белән таныштырудан башланды - «Зенит-Казан» клубы президенты Рәфкат Кантюков һәм вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин уенчыларга аларның уен номерлары төшерелгән майкалар бүләк итте. Шуннан соң сәхнәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Ул «Зенит» уенчыларын һәм җанатарларын сәламләде. «Бүген без яңа сезонга старт бирәбез. Безнең команда төрле турнирларда җиңү яулады, һәм без бу сезон да уңышлы булыр дип ышанабыз», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

«Бик зур селекцион эш башкарылды, бүген менә безнең алда яңа состав. Команда өчен кирәкле шартлар тудырылырга тиеш», - диде Татарстан Президенты. Ул команда уенчыларына, тренерлар штабына һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ААҖгә һәм шәхсән Алексей Миллерга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Бүген безнең команданың уңышлары нәтиҗәсендә, республикада волейбол югары дәрәҗәгә чыкты, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. - 6 мең бала спорт мәктәләрендә волейбол белән шөгыльләнә, республикада барлыгы  45 мең кеше волейбол уйный. Әлеге күрсәткеч тагын да артыр дип ышанам. Бу сан – безнең команда казанышы».

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышын «Зенит-Казан» - республикабыз горурлыгы!» - дип тәмамлады .

Ул клуб коллективына Рәхмәт хаты тапшырды, уенчылар республика Президентына Россия чемпионатының алтын медален бүләк иттеләр.

«Зенит-Казан» клубының баш тренеры Владимир Алекно һәм Олимпия чемпионы Александр Волков җанатарларга, клуб һәм республика җитәкчелегенә игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнехановка шулай ук клубның Казанда узучы барлык уеннарына абонемент тапшырдылар, шуннан соң мөхтәрәм кунаклар, символик төймәгә басып, яңа сезон ачылуны игълан иттеләр.

«Зенит-Казан» яңа сезонның беренче уенын 4 октябрьдә уздырачак. «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Суперкубок өчен матчта ил чемпионнары Россия Кубогын яулаган «Белогорье» клубы белән очрашачак.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100