news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Без вируслар озакка килгәнен аңларга тиеш

Татарстан Президенты вакцинация һәм битлек режимының мөһимлеген әйтте.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан сакланырга өндәде. «Без вируслар озакка килгәнен аңларга, бу авырлыкларга әзер булырга тиеш», — диде.

«Бүген пандемия дигән әйбер кими, тик ул әле бетмәгән, сакланыгыз, халыкны да саклагыз, бу вирустан соң икенче вирус килеп чыгарга мөмкин», — дип кисәтте Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

Рөстәм Миңнеханов хәзер вакцинация башлануын искәртте. «Мин халыкка аңлатуны сорар идем. Ике юл бар: авырып, антитәнчекләр алырга мөмкин, ләкин иң мөһиме — исән калу, сәламәтлеккә авыр зыян китермәү, икенче юлы — хәзер вакцина бар, тиздән өченчесе дә барлыкка киләчәк», — дип әйтте.

Удмуртия битлек режимын япса да, Татарстан Президенты моның белән килешмәвен әйтте. «Антитәнчекләре булса да, кеше вирус йөртергә мөмкин. Шуңа күрә ябык биналарда битлек режимы, социаль дистанция үтәлергә тиеш. Безгә халыкны сакларга кирәк», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot