news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Без Татарстан Республикасы белән Иран Ислам Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында югары бәялибез"

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари белән очрашты

 (Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Без Татарстан Республикасы белән Иран Ислам Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында югары бәялибез.

Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари белән очрашуда әйтте. Очрашу Казан Кремлендәге Татарстан Республикасы Президенты  резиденциясендә узды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко катнашты.

Искәртеп үтәбез: Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари җитәкчелегендәге ИИР делегациясе Казанга ике көнлек эш визиты белән (28-29 октябрь) килде. Иран хезмәттәшләре «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «КМПО» ААҖ предприятиеләре, «КАИ-Лазер» лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышты. Моннан тыш, алар Казан (Идел буе) федераль университеты лабораторияләрен һәм фән-мәгариф үзәкләрен карады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, кыска гына эшлекле сәфәр вакытында Иран делегациясенә инновацион мәйданчыкларны күрсәтергә, федераль Хөкүмәт белән бергә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләргә өлгерделәр, дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, ул берничә мәртәбә Иранда булган һәм ил җитәкчеләре белән очрашкан, соңгы визит - 2011 елның декабрендә. 

«Безнең товар әйләнеше дәрәҗәсе Татарстан белән Иран арасында урнашкан мөнәсәбәтләргә туры килми, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Икътисад өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк һәм бүген мондый мөмкинлек бар. Сез бирегә сәфәрегез барышында үзегез дә моңа инаначаксыз. Без Татарстанда җитештерелгән товарларны Иранга җибәреп тора алабыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Ираннан да безгә товарлар килеп торсын иде, диде.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук искә төшергәнчә,Татарстан белән Иран арасында төбәк дәрәҗәсендә багланышлар урнашкан, аерым алганда, Иранның Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе белән элемтәдә тора, ә Казан һәм Тәбриз калалары – тугандаш шәһәрләр. Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, якын киләчәктә Татарстан делегациясенең Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясенә визиты планлаштырыла.

Инновацияләр, фәнни-техник өлкәдәге проектлардан кала, без мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек итәбез, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, Иран кинематографлары даими рәвештә Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашалар, Казанда Иран музыкасы концертлары, күргәзмәләр уза. Татарстан вузларының Иран вузлары белән хезмәттәшлек турында килешүләре бар, без Иран белән хезмәттәшлек итәргә телибез, дип билгеләде ТР Президенты. 

Үз чиратында, Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари очрашу барышында Россия белән Иран мөнәсәбәтләре бугенге көндә тарихи момент кичерәләр, дип белдерде. Аның сүзләренчә, соңгы 20 елда без хәзерге кебек якын мөнәсәбәттә булмадык. Безнең элемтәләрне, хезмәттәшлегебезне киңәйтү өчен, без бу вакытны файдаланырга тиеш, дип әйтте ул. Россия Федерациясе белән хезмәттәшлекне киңәйтү – безнең беренчел максатыбыз, гомумән, бу безнең илләр арасында еллык товар әйләнешен 40 млрд. долларга хәтле арттырырга мөмкинлек бирә, диде Сурен Саттари.

Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре арасында Сурен Саттари фәнни-техник өлкәне, мәгарифне, студентлар һәм профессор-мөгаллимнәр алмашуны аерым билгеләп үтте.

Бүген сезнең ИТ-паркта булганнан соң, без мәгълүмат технологияләре өлкәсендә төрле дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә әзер, диде Сурен Саттари. Моннан тыш, безгә нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыклы. Без бу юнәлештә, Иран компанияләре һәм Татарстан Республикасы компанияләре арасында багланышлар урнаштырыр өчен, бөтен шартларны булдырырга әзер, дип ышандырды Сурен Саттари. Аның сүзләренчә, Иран шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлеккә, шул исәптән Россиягә азык-төлек китерергә, әзер.

Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, үз чиратында билгеләгәнчә, бүген Россия-Иран мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен бик уңайлы вакыт. Без билгеле бер юнәлешләр буенча эшне башларга тиешбез, диде. Иранга чираттагы визитыбыз вакытында, без бергә эш итәргә һәм хезмәттәшлеккә әзерлек, теләк күрдек. Хәзер моны төгәл карарлар һәм эшләр белән ныгытырга кирәк, дип саный Андрей Фурсенко.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов, Андерй Фурсенко һәм Сурен Саттари журналистларның сорауларына җавап бирделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100