news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Без Мисырда Татарстан көннәрен үткәрергә телибез

Бәйрәм чарасы киләсе елда көзен яки ел азагында булачак.

Рөстәм Миңнеханов: Без Мисырда Татарстан көннәрен үткәрергә телибез

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Мисырда Татарстан көннәрен уздырырга планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында әйтте. 

«Без бу чараны онлайн рәвештә генә үткәрергә теләмибез. Без аны классик һәм нормаль форматта оештырырга телибез. Бездә кызыксыну зур, әмма дөньяда чикләүләр булу сәбәпле, эш акрынайды. Мисырда Татарстан көннәрен үткәрү, минемчә, көзен яки ел азагында булырга мөмкин. Без ислам дөньясы илләре белән эшне активлаштырырга ниятлибез», — дип хәбәр итте ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot