news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Без Люксембург бизнесын Татарстанга җәлеп итәргә телибез”

ТР Президенты чыгышында Россия һәм Люксембург җитәкчелегенә уртак проектлардагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде

 (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Без Люксембург бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә телибез. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Люксембург Сәүдә палатасында хәбәр итте.

Искәртеп үтәбез: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Люксембург Бөек Герцоглыгына эш сәфәре (2015 елның 19-20 ноябре) кыла.

Люксембург Сәүдә палатасында Татарстан-Люксембург «түгәрәк өстәле» оештырылды, аның эшендә Россия һәм аның төбәкләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм ныгытырга теләгән Люксембург бизнесы вәкилләре катнашты. Чара кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион куәте презентацияләнде.

Люксембург Сәүдә палатасы генераль директоры Карло Тэлен билгеләп үткәнчә, Люксембург белән Татарстанның уртак юнәлешләре күп, аерым алганда, финанс секторы өлкәсендә. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы IТ-технологияләрне гамәлгә кертү буенча алдынгы төбәк булып тора.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Россия һәм Люксембург җитәкчелегенә уртак проектлардагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ышанам, халыкара сәяси климат үз җаена килер, һәм хөкүмәтләрнең бурычы – бизнеска дөрес импульс бирү.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан-Люксембург икътисадый багланышларын үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Беренче чиратта - инновацияләр һәм инжиниринг, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, финанс хезмәт күрсәтүләре, венчур финанслау һәм ислам банкингы, энергетика, машина төзелеше һәм станоклар төзү, автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, логистика, медицина, фармацевтика һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырылучы эре масштаблы инвестицион проектларны да атады. Бу – «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры, Зөя (Свияжск) төбәкара мультимодаль логистика үзәге, «Мәскәү-Казан» тизйөрешле магистраль төзү.

Икътисадтагы кайбер кризис күренешләренә карамастан, Россия базары үсүен дәвам итә, диде Рөстәм Миңнеханов. «Без чит ил компанияләре Россиядә эшләү өчен старт мәйданчыгы итеп республикабызны сайлавын телибез. Безнеңчә, бүген Люксембург бизнесы безгә килсен өчен иң уңай вакыт», – дип белдерде Татарстан Президенты.

Ислам банкингы темасы буенча форумда Люксембургның Финансларны үстерү агентлыгының өлкән киңәшчесе Элеанор де Розмордюк чыгыш ясады.

Татарстан Республикасының сәнәгать, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион потенциалын – Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының мәгълүмати-коммуникацион куәтен Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов презентацияләде.

Татарстан-Люксембург «түгәрәк өстәле» эшендә шулай ук Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марк Энтин, Люксембургның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пьер Ферринг катнашты.

Бүген үк Люксембургның Депутатлар палатасында (Парламентта) Татарстан Республикасы Президенты Палата рәисе Марс Ди Бартоломео белән очрашты. «Без сезне Демократия йортында сәламләвебезгә шатбыз», – диде Бартоломео әфәнде Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

Аннары Люксембургның Депутатлар палатасы рәисе Татарстан делегациясе әгъзалары өчен таныштыру экскурсиясе уздырды, ул Парламент тарихи һәм корылышы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов шәрәфле кунаклар китабына үз теләкләрен язып калдырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100