news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Без Кытайдагы партнерларыбыз белән актив эшләргә тиеш

Татарстан Президенты Петербург форумында Кытайның Haier компаниясе белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов: Без Кытайдагы партнерларыбыз белән актив эшләргә тиеш
Михаил Захаров/архив

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Вероника Ваганова). Татарстанда төзеләчәк Haier “акыллы” заводына АКШ доллары белән 1 млрд сум инвестиция ясау планлаштырыла. Бу хакта “Милли үсеш проектында бизнес кораллары” сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

“Ике дәүләт башлыклары - безнең Президент һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелеге каршында меморандумга кул куелды. Haier “акыллы” җитештерү һәм индустриаль парк оештырачак һәм 1 млрд доллар сумга инвестицияләүне планлаштыра”, - диде Миңнеханов.

Шулай ук президент Татарстаннан күп делегацияләрнең махсус икътисади зоналар һәм индустриаль мәйданчыклар эшчәнлеге тәҗрибәсен өйрәнү өчен Кытайга баруын да әйтте.

“Безнең хезмәттәшлекнең перспективасы бик зур, алга таба да мөнәсәбәтләребезне үстерербез дип уйлыйм”, - диде Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot